Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Алабугадагы Спас ярминкәсендә рыцарьлар турниры үтәчәк

быел XVI Спас ярминкәсе 4-6 август көннәрендә үткәрелә.

Бу атнада Бөтенроссия Спас ярминкәсен уздыру буенча оештыру комитетының беренче киңәйтелгән утырышы узды. Исегезгә төшерәбез, быел XVI Спас ярминкәсе 4-6 август көннәрендә үткәрелә.

Стадион территориясендә өч көн дәвам итәчәк рыцарьлар турниры — быелгы ярминкәнең төп яңалыгы. Быел осталарның урнашу урыны да үзгәрәчәк (алар 200гә якын булыр дип көтелә). Шишкин буаларында ремонт дәвам иткәнлектән, осталар үз эшләнмәләрен стадионда түгел, ә Ленин мәйданында, Казан һәм Гассар урамнарында тәкъдим итәчәкләр. Шунда ук бал продукциясен дә сатып алырга мөмкин булачак. 

Гадәттәгечә, ярминкә кысаларында Бөтенроссия чаң кагу фестивале узачак. Ул өч көн дәвам итәчәк, концертлар булуы көтелә. 

Шимбә көнне кич белән «ВДОХновение» фестивале узачак, сайлап алу туры көн дәвамында «Александр бакчасы» паркында барачак. Фестивальнең кунагы — җырчы, композитор, Мәскәү шагыйре Елена Фролова.

Моннан тыш, Алабуга дәүләт музей-ядкарьлеге генераль директоры Гөлзада Руденко сөйләвенчә, быел да ярминкәгә Ростов өлкәсеннән «Православный Дон» казак җыры фольклор ансамбле килүе көтелә. Бу коллектив берничә ел элек ярминкәдә чыгыш ясаган иде инде, тамашачы аны бик җылы кабул итте. 

Спас ярминкәсенә бер айдан азрак вакыт калды. Газета битләрендә без аны үткәрү планнары белән таныштырып барачакбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев