Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Алабугага балалар өчен коронавируска каршы вакцина кайтты

Алабуга үзәк район хастаханәсенә коронавирустан ике компонентлы «Гам-КОВИД-Вак М» («Спутник М») вакцинасының 100 дозасы кайтты. 

Балалар поликлиникасы мөдире Гөлназ Мөхәммәтова сөйләвенчә, прививка 12 яшьтән алып 17 яшькә кадәр балаларга күрсәтелгән. Аны балалар поликлиникасының прививка кабинетында ясаячаклар. Прививка алдыннан һәр баланы педиатр тикшерергә тиеш булачак. 

Хроник авыруларның кискенләшүе, йогышлы авырулар, югары температура, косу, диарея һәм элекке прививкаларга аллергик реакция — бу билгеләр булган очракта вакцинация тыела.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев