Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Алабугалылар Бөтенроссия шимбә өмәсенә чыкты

Территорияләрне җыештыруга шәһәр һәм район предприятиеләре һәм оешмалары хезмәткәрләре, шулай ук битараф булмаган гражданнар, волонтерлар һәм активистлар кушылды.

Массакүләм өмә шәһәрнең барлык территорияләренә диярлек кагылды. Тырма һәм себерке тоткан кешеләрне Алабуганың төп урамнарында да, шәһәрдән читтә дә күрергә мөмкин иде.

А. С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханә янында да өмә гөрләп бара.

— Өмәләр кирәк. Бу бит безнең территория, ә территория — безнең йөзебез. Безгә көн саен укучылар килә, шуңа күрә чиста-пөхтә, матур булырга тиеш. Ләкин укучылардан һәм китапханәдән тыш, без шәһәр халкы өчен янәшәдәге урамнарны җыештырып тәртип урнаштырабыз, — ди Алабуга Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Юлия Нәҗипова.

Шәһәр урамнарын чистартуда Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы хезмәткәрләре дә катнашты. Аларны В. М. Бехтерев исемендәге өяз медицинасы музее территориясендә очратырга мөмкин булды.

— Безнең шәһәрдә туристлар бик күп, шуңа күрә шәһәребез чиста булырга тиеш. Әлбәттә, без ел әйләнәсендә чистартабыз. Шәһәр музейлары янында беркайчан да боз, кар юк. Шимбә өмәсе — кабинетлардан чыгып, физик эш белән шөгыльkәнү өчен бик яхшы мөмкинлек, эшчәнлекне үзгәртү — бу һәрвакыт файдалы. Ләкин төп бурыч — шәһәребезнең һәрвакыт чиста күренүе, — дип уртаклашты Бехтерев исемендәге өяз медицинасы музее мөдире Наталья Крапоткина.

Җыештыруга район җитәкчелеге дә кушылды. Алар «Гуляй парк» территориясен тәртипкә китерделәр.

«Бердәм Россия» спорт комплексы хезмәткәрләре дә күмәк җыештыруга чыкты.

— Шәһәребезне тәртипкә китерү бик мөһим. Тәрәзәдән чиста урамнарны күрүе рәхәт. Шуңа күрә чистартырга кирәк. Кешеләр моны аңлый, шуңа күрә алар энтузиазм белән эшлиләр, — ди спорт комплексы администраторы Розина Фиткулова.

Алабуга районы ветераннар Советы да оешма рәисе Геннадий Баганов җитәкчелегендә Бөтенроссия өмәсенә кушылды. Алар шәһәр Мәдәният сарае артындагы территориядә тәртип урнаштырдылар. Шимбә көнне алар 15 капчыктан артык чүп-чар җыйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев