Алабугалылар даруханәләрдә дарулар булу-булмавы турында телефон аша белә ала
Препаратның якын-тирә даруханәләрдә булу-булмавын кушымта аша да тикшерергә була.
Атна башыннан алып 21 һәм 22 декабрьдә Алабуганың 12 даруханәсе дарулар булу-булмауга тикшерелгән. Аларда парацетамол, аскорбин кислотасы һәм амоксицилин бар. Сигез даруханәдә D витамины һәм азитромицин юк.
Бу хакта АМР башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Декаметазон, ИРН-2, гидроксихлорохин, осельтамивир, умифенировир кебек дару препаратлары бер генә даруханәдә дә юк. Өч даруханәдә — ривароксабан, 5сендә — фавипир, 9ында — осельтамивир бар.
Якын-тирә даруханәләрдә препаратның булу-булмавын https://003ms.ru/ сайтында яки https://vk.cc/bVLirz сылтамасы йә Google Play аша «Справмедика» кушымтасы урнаштырып, белергә мөмкин. «Справмедика» — Россиянең белешмә даруханәсе. Биредә дарулар, табиблар һәм медицина хезмәтләрен табарга, шәһәр һәм интернет даруханәләрендә бәяләрне чагыштырырга була. Шулай ук шәһәр даруханәләрендә даруларны броньларга, популяр интернет-даруханәләрдә даруларга сайтта заказ бирергә мөмкин.
Дарулар булу-булмау буенча Бөтенроссия «кайнар линия» телефоны: 8 (937) 009-30-03. Алабугада «Справмедика» телефоны — 8(85557) 5-22-03.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев