Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Алабугалылар шәһәр көнендә «Just Brass» һәм «Dabro» төркемнәре белән күңел ачты

Бәйрәмгә килгән тамашачылар өчен бу концерт программасын нефтьчеләр бүләк итте.

Кичке программаны Алабуга районы солистлары һәм иҗат коллективлары концерты (Алабуга мәдәният һәм сәнгать колледжы һәм шәһәр Мәдәният сарае), шулай ук «Татнефть» төркеме үзешчән сәнгать коллективлары профсоюзы әгъзалары ачып җибәрде.

Чара «Яшьләр» стадионында узды. Монда төрле мастер-класслар, балалар өчен интерактив уеннар, махсус техника күргәзмәсе оештырылган иде.


Бәйрәмне ачу тантанасында Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев, «Татнефть» ГАҖ генераль директорының капиталь төзелеш буенча урынбасары Николай Глазков, ТР Дәүләт Советы депутаты Динар Бариев, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, ТР юстиция министры Рөстәм Заһидуллин, «Эссен Продакшн АГ» АҖ генераль директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Леонид Барышев катнашты.

Бу көнне төрле ведомство җитәкчеләренә һәм нефть сәнәгате хезмәткәрләренә күпсанлы муниципаль һәм республика бүләкләре тапшырылды. 

Нефтьчеләр алабугалыларга «Just Brass» кавер-төркеме (Казан шәһәре) һәм «Dabro» төркеме (Казан шәһәре) катнашында матур концерт бүләк итте.

Чара бәйрәм салюты белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев