Алабуга нуры

Алабугалылар сәхнә яратамы?

2013 елның февралендә 9нчы мәктәпнең актлар залында Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры Гаяз Исхакый әсәре буенча “Сөннәтче бабай” спектаклен куйган иде. Билет бәяләре ул чактагы акча белән 80 сум булуына карамастан, өстәмә билетлар да сатылып беткән булып чыкты. Шулай булса да, халык комедияне басып карарга да риза иде.

Спектакльне караган һәммә кеше бөтен дөньясын онытып, сәхнә геройлары белән бергә кайгырышты, бергә сөенде.

– Зур-зур спорт корылмалары төзеп, балаларны физик яктан сәламәт итеп үстерергә тырышып ятканда, рухи якны онытып барабыз түгелме?.. Безнең балаларыбыз бүген рухи азыкка мохтаҗ, – дигән иде шул чагында  Гөлшат Мәхмүтова, татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Мәктәп укытучылары һәр заманның баласына нәрсә күбрәк җитмәгәнен ныграк тоя. Шул турыда уйланган бер мәлне Алабугада театр тормышы белән бәйле истәлекләр хәтердә яңара башлады.

Үткән елның мартында, 27 март – Халыкара театр көне уңаеннан Алабуга Үзәк китапханәсенең уку залына “Театр – тылсымлы учак: Алабуга татар халык театры бездә кунакта” дип исемләнгән театраль кичәгә “Көзге” Алабуга татар халык театры чакырулы иде. Театрның җитәкчесе һәм режиссеры Нина Сәлимуллина үзләренең коллективы белән таныштырып узды. Алар күренекле драматург Данил Салихов әсәре буенча спектакль күрсәттеләр. Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте  студентлары аны рәхәтләнеп карады.

Моннан егерме еллар элек, март аенда алабугалылар, Мәдәният училищесы мөгаллимәсе Наилә Низамованың юбилее уңаеннан, шәһәрнең Техника йортына җыелган иде. Шул чагында күпләр аның тормыш юлы белән якыннан танышты.

Тормышның ачысын-төчесен күп татыган сугыш чоры баласы Наилә Биҗан кызы 1962 елның гыйнварында Алабуга мәдәният училищесы сәхнәсендә Юныс Әминовның спектаклендә кире образ саналган Назлыбикәне уйный. Моңа кадәр дә студентлар төрле спектакльләр белән Алабуга районы авылларында йөргән була инде. Наилә аларда да төрле рольләрне уңышлы башкарган. Укуын бетергәч, сәләтле кызны Казан дәүләт драма театрына билгелиләр. Профессиональ cәхнәгә чынлап торып аяк басу еллары була бу. Дистәгә якын лирик һәм җитди холыклы рольләрне башкара.

1967 елда Алабугага әйләнеп кайта, гаилә учагын кабызырга вакыт җиткән бит. Шул елдан алып, Наилә апа Низамованың тормышы безнең шәһәрдән аерылмый. Үзе укып чыккан уку йортында ул студентларны сәхнә теленә, режиссурага, гримм салу осталыгы буенча дәресләр бирә. Югары белем турында да онытмый, читтән торып Алабуга педагогия институтын бетерә. Режиссер-педагог Наилә Низамова озак еллар студентларны һөнәри яктан әзерләп һәм аларга аналарча тәрбия биреп, олы юлга чыгара.

Үз эшен ул бөтен җаны-тәне белән бирелеп, вакытын бер дә кызганмыйча үтәп килә. Наилә апаны Алабугада белмәгән кеше сирәктер. Ул эшләгән вакытта, шәһәрдә уздырылган бер генә мәдәни чара да аннан башка үтмәде. Татар халкының милли гореф-гадәтләрен һәм йолаларын саклау, киләсе буыннарга җиткерү өчен, хәленнән килгәннең барысын да эшләде ул.

Наилә Биҗан кызы Алабуга сукырлар җәмгыяте клубы каршындагы драма түгәрәген дә җитәкли әле. Озак еллар үзешчән артистларның театрга булган мәхәббәтен сүндермичә, аларга сәхнә осталыгы серләрен төшендерә. Драма түгәрәге төркеме республика смотрларында, башкалада үткән фестивальләрдә катнаша һәм лауреат исеменә лаек була.

Наилә Биҗан кызы зифа гәүдәле, ничә күрсәң дә, мөлаем, күтәренке күңелле. Ә менә сәхнәдә тарихи образларны чагылдырып, шигъри әсәр укыса, аның йөзе уйчанлана, кырыс карашы залга омтылганда, тамашачыларны да үтәли күреп торган кебек була. Мөнәҗәтләр, бәетләрне көйләп, аннан да оста сөйләүче бар микән?

Җитезлеге, хәрәкәттә – бәрәкәт, дигәндәй, аның спорт яратуы һәм бакча эшләрен дә калдырмавы белән бәйледер. Хәер, бала чактан хезмәт куеп күнеккән кеше башкача булдыра да алмый.

Соңгы елларда узган Сабан туе, Нәүрүз каршылау һәм башка бәйрәмнәрне үткәннәрдәгесе белән чагыштыра калсак, бүгенгеләрендә бик күп нәрсәләр җитмәве сизелә, чөнки замана шаукымына иярепме, безнең бәйрәмнәр шоу сыман үтә дә китә. Бер-ике атна дигәндә, без аларны искә дә алмый башлыйбыз. Еллар буена күңелләргә үтеп керерлек итеп оештыру сәләтенә ия осталарыбыз эшен дәвам иттереп булса иде. Алабуга Мәдәният йорты каршындагы “Көзге” халык театры коллективын җитәкләүче Нина Сәлимуллинага өмет күзләре белән карый башлаган алабугалыларны сөендереп, бездә дә сәхнә тормышы җанланыр дип ышанабыз.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: