Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Алабугалылар зур бүләкләр уйнатуда катнаша ала

Бүләкләрне оту шартлары турында сөйлибез. 

1 апрельдә «Алабуга нуры» һәм «Новая Кама» газеталарына 2022 елның II яртыеллыгына язылу башланды.

Ә без апрель аенда газетабызга язылырга өлгерүчеләр арасында призлар уйнату башлануы турында игълан итәбез!

Шулай итеп, апрель аенда газетага язылучылар ота ала:
— «Бизнес-үзәк» каршындагы кафеда ике кешегә төшке аш (Нефтьчеләр пр., 1, элеккеге «ЕлАЗ» дирекциясе);
— «Всемогущий техник» сервис үзәгеннән техника ремонтлауга 1000 сумлык сертификат (Нефтьчеләр пр., 16);
— Зәлидә Әхмәтшинадан чикләвекләрдән ясалган файдалы букет;
— «Ремонт одежды» тегү остаханәсеннән 500 сумлык сертификат (Нефтьчеләр пр., 20);
— Сабыннан ясалган роза чәчәкләре букеты (https://vk.com/yelabugaflowers);
— "Форель хуҗалыгы"ннан бер килограмм форель балыгы;
— "Новое цветочное пространство в Елабуге«дан чәчәк бәйләме (Пролетарская ур., 5б);
— «Садовый рай» кибетеннән 500 сумлык сертификат (Бакый Урманче ур., 26).

Уйнатуда катнашу өчен:
1. «Новая Кама» яки «Алабуга нуры» газеталарының берсенә язылырга;
2. Квитанция күчермәсен Төзүчеләр урамы, 16а адресы буенча урнашкан газета редакциясендә лототронга салырга;
3. Ярыш нәтиҗәләрен көтәргә.

Игътибар! Квитанцияләр күбрәк булган саен, җиңүгә өмет тә зуррак.
Язылу бәясе үзгәрми. Газетаны редакциядән яки Үзәк китапханәдән килеп алу шарты белән язылу бәясе — 460 сум, "Новая Кама«ны почта аша өйгә алдыру − 855 сум, «Алабуга нуры» — 807 сум. 

4 апрельдән 14 апрельгә кадәр «Язылу ункөнлеге» уза, бу көннәрдә газетабызны ташлама белән яздырырга мөмкин.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев