Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Алабугалыны «Батырлык өчен» медале белән бүләкләделәр

Хәрби хәрәкәтләр зонасында ул ярты елга якын булган.

Алабугалы Кирилл Кудрявцев хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнде.

Лаеклы хезмәте өчен рәхмәт сүзләре, нык сәламәтлек һәм Ватан хакына җиңүләр теләп бүләкне аңа шәһәр планеркасында район башлыгы урынбасары Олег Колпаков тапшырды.

25 яшьлек Кирилл — Алабуга политехник көллиятен тәмамлаган. 2017 елда ул армиягә алына, өенә кайтып бер ел үткәннән соң контракт буенча кабат китә. Артиллериядә өлкән наводчик булып хезмәт итә. Быелның мартында Кирилл махсус хәрби операция үткәрү зонасына командировкага җибәрелә. Август ахырында ул өенә кайта.

Хәрби хәрәкәтләр зонасында ул ярты елга якын булган.

Хәрби операция үткәрү зонасында Кириллның төп бурычы — бирелгән нокталарны юк итү була. Алар буенча ул «Гиацинт» 2С5 үзйөрешле артиллерия җайланмасыннан ут алып бара. Моңа егетне хәрби частьтә өйрәтәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев