Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Алабуганың 8 нче мәктәбендә ремонттан соң бассейн ачылды

Биредә йөзү белән 1200 укучы шөгыльләнә алачак.

8нче мәктәптә капиталь ремонттан соң бассейн ачылды. Ул моңа кадәр берничә ел эшләмәде һәм укучыларга 6нчы микрорайон бассейнында шөгыльләнергә туры килде.

Бүген яңартылган бассейнны Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев, башкарма комитет вәкилләре, шулай ук Алабуга шәһәр Советы депутатлары карады.

Шул ук көнне йөзү буенча беренче дәресләр дә үткәрелде. Шулай итеп, яңартылган бассейнда йөзү белән 1200 укучы шөгыльләнә алачак.

Исегезгә төшерәбез, быел мәктәптә бассейн төзекләндерелде, капиталь ремонт эшләре барышында тәрәзәләр алыштырылды, түбә ремонтланды, фасад яңартылды, яңа санузеллар куелды.

Гомумән алганда, ремонт үткәрүгә 77,5 млн. сум акча тотылган. Шул исәптән җирле бюджеттан - 20 млн.сум, республика бюджетыннан - 27,5 млн. сум һәм «Татнефть» грантыннан 30 млн. сум.

Район җитәкчелеге, тренерлар һәм укучылар яңартлыган бассейнны ничек бәяләве турында "Алабуга нуры" газетасында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев