Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Алабуганың баш архитекторы шәһәрнең Яңа ел бизәлеше турында сөйләде

Парк һәм скверларда Яңа ел шәһәрчекләре барлыкка киләчәк.

Яңа ел бәйрәменә әле өч атналап вакыт булса да, шәһәр урамнарын бизәргә керештеләр.

Алабуга урамнарының бизәлеше турында шәһәрнең баш архитекторы Илнара Гыйләҗева сөйләде.

Шул рәвешле, паркларда һәм скверларда яңа ел шәһәрчекләре булачак, алар шулай ук Мәрҗани урамындагы 28нче, 30нчы йортлар ишегалларында һәм Болгар урамында барлыкка киләчәк.

«Чебурашка» һәм «Гуляй» паркларын бизәү өчен әкияти урман темасы сайланган. Яктылык элементларына яңалары өстәләчәк: дугалар, утраучыклар, әкияттәгедәй агачлар; фотозона оештырылачак.

− Парклар буйлап төрле озынлыктагы чыршылар урнаштырылачак, яктырып торган чәчәкләр, алмалар балачактагы әкият иленә кайтарачак. Үзәк мәйданчыкта совет мультфильмы герое − 5 метрлы йорт куянының кар сыны куелачак, − ди Илнара Гыйләҗева. 

Шәһәрнең 4нче микрорайонындагы «Йорт янындагы бакча» скверын Советлар Союзы чорындагыча бизәячәкләр. Анда «Яңа ел телевизоры» дип аталган фотога төшә торган урын, декорацияләрдә — газлы су автоматы, кубик-рубик, космос станциясе, Щелкунчик һәм сәгать булачак, чыршы әләмнәр һәм советлар вакытындагы кебек Яңа ел открыткалары белән бизәләчәк.
Ленин мәйданында яктыртылган карета, чаналы ат торачак, татар һәм рус халык әкиятләреннән һәм мультфильмнардан геройларның кар сыннары, фотозоналар булачак. 

Шишкин буаларында таудан шуарга мөмкин булачак.

Пионер паркында былтыргы сыннарны яңартып, Яңа ел чыршысы урнаштырылачак. 

Үзәк урамнарда асылмалы бизәкләр яктырган инде, тагын 86сын сатып алып, Нефтьчеләр проспектыннан Тукай урамына кадәр эләчәкләр. 

Ноябрь урталарыннан шәһәрдә бәйрәм мохитен булдыруда күп катлы йортлардагы яктырткыч бизәкләр булыша, декабрьнең беренче көненнән мәктәпләр, балалар бакчалары, спорт корылмалары бизәлә башлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

3

4

6

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев