Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Алабуганың баш табибы коронавирусның яңа дулкыны турында сөйләде

Бу айның биш көнендә 57 алабугалыга коронавирус диагнозы куелган.

Август аеннан Алабугада коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны арту күзәтелә, июль ае белән чагыштырганда 8 тапкырга артыграк. Бу хакта бүгенге эшлекле киңәшмәдә Алабуга үзәк район хастаханәсе баш табибы Рамил Сәфәров сөйләде.

«Сентябрьнең биш көнендә 57 коронавирус очрагы теркәлде, бу узган айның шул ук чорыннан 10 тапкырга күбрәк. Бу коронавирус инфекциясенең яңа дулкыны башлануын күрсәтә. Бу ел эчендә Covid-19 диагнозы белән 42 кеше вафат булды, шуларның 9ы хезмәткә яраклы яшьтә. Коронавирус инфекциясеннән соң өзлегүләр нәтиҗәсендә килеп чыккан үлем очракларын да исәпкә алсак, бу саннарны кыю төстә 5кә арттырырга мөмкин», — дип сөйләде Рамил Сәфәров.

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы йогышлы авыруларны дәвалау бүлегендә яңа коронавируслы инфекцияле пациентларны дәвалау өчен госпиталь җәелдерү турында карар кабул итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев