Алабуга нуры

Авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана

Бу шимбәдә, ягъни 14 сентябрьдә, Алабугада ел саен үткәрелә торган көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана.

Исегезгә төшерәбез, бу яшелчәләрне турыдан-туры җитештерүчеләрдән сатып алырга мөмкин булган вакыт. Республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан көзге ярминкәләрдә бәяләрнең үсүе тоткарланачак, дип хәбәр итәләр районның Авыл хуҗалыгы идарәсендә. Алар “Мираж” сәүдә үзәге һәм Иске базар урынында оештырылачак, эш вакыты − 9.00дан 16.00 сәгатькә кадәр, дип хәбәр итә райбашкарма комитетының Сәүдә һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү бүлеге.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: