Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Балалар кайда ял итәр?

Җәйге каникуллар – мәктәп укучыларының еллык ял вакытының күп өлешен тәшкил итә. Уку елының соңгы атнасы үтеп бара. Ата-аналарны киләсе өч айда үзләре эштә чакта балалар кайда булыр һәм ни белән шөгыльләнер дигән сорау борчый.

Районыбызның гомуми белем бирү оешмалары, җәйге лагерьлар, мәшгульлек үзәге каникулны югары дәрәҗәдә нәтиҗәле оештырырга омтыла.

2018 елның 29 гыйнварыннан “2018 елда балалар ялын оештыру турында” Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан чыгарылган боерык һәм “2018 елда балалар һәм яшьләр ялын оештыру, сәламәтләндерү һәм эш белән тәэмин итү” Алабуга муниципаль районы Башкарма комитеты карары нигезендә 10 апрельдә Мәгариф идарәсендә “Алабуга муниципаль районында балаларның һәм яшьләрнең ялын оештыру, сәламәтләндерү һәм эш белән тәэмин итү” боерыгы чыгарылган һәм балаларны сәламәтләндерүне, ял һәм эш белән тәэмин итүне оештыру буенча комиссия составы расланган. Бүген мәктәпләрдә мәктәп яны лагерьләре эшен оештыру буенча әзерлек бара. Роспотребнадзорга, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына хәбәрләмәләр җибәрелгән, лагерь башлыклары билгеләнгән, мөгаллимнәр составы сайланган.

Мәктәп яны лагерьләре

Беренче сменада 1 июннән алып 26 июньгә кадәр 18 мәктәп яны лагере эшләячәк, анда барлыгы 1120 бала йөриячәк. Икенче сменада 2 июльдән алып 25 июльгә кадәр 4 мәктәп яны лагере 310 баланы кабул итәчәк. Смена озынлыгы 8.00дән 17.00гә кадәр (йокысыз) эш вакыты белән 21 көнне тәшкил итә. (Ата-аналар түләве – 664 сум)

Шулай ук авыл мәктәпләре базасында 10 эш һәм ял лагере 200 кешене җәлеп итәчәк, смена 18 календарь көн дәвамында 8.00дән 15.00гә кадәр эшләячәк.

Авыл балаларына да кызыклы яллар вәгъдә итәләр. Бехтерево, Танайка, Поспелово, Иске Күклек, Лекарево, Олы Шүрнәк, Морт, Тарловка, Иске Юраш, Костенеево авыл мәктәпләрендәге лагерьләргә 170 бала йөри алачак. Анда да 1-26 июньдә ял һәм хезмәт лагере оештырыла. Мәктәп бакчасында эшләп, иптәшләре белән күңел ачып, хезмәттән тәм алып файда табачак.  Балалар үстергән яшелчәләр киләсе уку елында туклану өчен түләү бәясен киметергә булышыр.

“ИнтелЛето”да профильле смена

КФУның Алабуга институты базасындагы профильле сменада 170 бала ял итәчәк. Биредә июньдә үк интеллектуаль-сәламәтләндерү лагере көндезге яллы “ИнтеЛЛето”  7-15 яшьлек балаларны кабул итә. Лагерь университетның эчке ишегалдында, физик тәрбия  факультетының уку бүлмәләрендә урнаша. Отрядлар яшь төркемнәре буенча оештырыла. Кече төркемнәрдә − 10-12 , өлкән төркемнәрдә18әр кеше. 

Көннең беренче яртысында информатика, робототехника, математика, рус теле, физика, туган якны өйрәнү белән шөгыльләнәчәкләр. Аларны тәҗрибәле мөгаллимнәр мавыктыргыч итеп алып бара. Төшке аштан соң балаларны төрле остаханәләр, уеннар, спорт ярышлары көтә. Әйдаманнар булып институтның иң яхшы студентлары эшләячәк, алар махсус әзерлек үткән.

Палаткалы лагерьлар

АМР өстәмә белем бирү учреждениеләре палаткалы лагерьларда балаларны бер атналык сменаларда кабул итәчәк: “Бригантина” – 24 июньнән, “Яшь эколог” – 4 июньнән, “Яшь армияче” – 4 июньнән һәм  Сәләтле балалар лагере – 20 июньнән, 20 июльдән, 20 августтан.

Алардан башка 2нче һәм 5нче мәктәп базасында мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен профильле смена планлаштырыла.

Беренче чиратта ял һәм сәламәтләндерү урыннары авыр тормыш хәлендә калган балалар өчен оештырыла. Болар:

- керемнәре Татарстан Республикасында билгеләнгән яшәү минимумы җан башыннан кимрәк гаиләдәге балалар;

- ял һәм сәламәтләндерүне оештыра торган юлламалар социаль хезмәт күрсәтүләрдән баш тартмаган, үз-үзләрен карарга сәләтле инвалид балалага бирелә;

- социаль яктан куркыныч астында булган, ведомствоара исәбендә торган балалар;

- күп балалы һәм тулы булмаган гаиләләрдән, качаклар һәм күчәргә мәҗбүр булган гаилә балалары, балигъ булмаганнар арасында хокук бозуны кисәтү  исәбендә һәм мәктәп контролендә булган, хокук бозуга йогынтылы балалар.

Июнь аенда  3нче мәктәптә  балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия  исәбендә торучылар өчен “Сталкер” сменасы үткәреләчәк. Гадәттә, анда “риск төркеменә” керүче балаларның буш вакытлары төрле чаралар, экскурсияләр, спорт чаралары белән тулыландырыла. Сменада тәрбияләнүчеләр өчен чаралар вендомствоара планлаштырылган.

Җәй айларында безнең балаларны шәһәр яны, Мамадыш шәһәре “Берсут”, “Яшь десантчы”; “Йолдызлы десант”; Апас районының “Зөя” лагерьләре  кабул итәчәк. 

Сәламәтләндерү компаниясе программасы чараларында 18 мәктәп яны лагере, 10 эш һәм ял лагере, 3 палаткалы лагерь, 4 шәһәр яны лагере: “Яшь төзүче”, “Урман әкияте”, “Космос” һәм “Буревестник” лагерьләре катнаша.

Балигъ булмаганнарның куркынычсызлыгын һәм сәламәтлеген саклау максаты белән “Яшүсмер 2018” ведосмтвоара операциясе үтәчәк.

Җәй буе спорт-күңел ачу мәйданчыклары сәгать 17.00дән  20.00гә кадәр эшләячәк. Бу юнәлештә эш алып барыла, грификлар төзелә, укытучылар сайланыла, эш планы төзелә.

Эш белән тәэмин итү

Алабуга мәшгульлек үзәге быел14-18 яшьләрдәге  550 яшүсмерне эш белән тәэмин итәчәк. Аларга эш бирүче хезмәткә киткән вакыт исәбеннән эш хакы түләячәк. Ул минималь хезмәт хакыннан исәпләнә ( 1 майдан минималь хезмәт хакы 11163 сум тәшкил итә). Эш көне 14 яшьтән 15 яшькә кадәргеләр өчен – 5 сәгать, 16 яшьтән 17 яшькә кадәргеләр өчен –7 сәгать. мәшгульлек үзәгеннән 1275 сум күләмендә матди ярдәм күрсәтеләчәк. Эшкә урнашучыларның күп өлеше ярдәмче эшче булып эшләячәк. Калганнары шәһәр предприятиеләрендә хезмәт бригадаларына эшкә урнашачак. Төнге сәгатьләрдә, эш көненнән соң, бәйрәм көннәрендә 18 яшькәчә яшүсмерләрне эшкә җәлеп итү тыела.

Шәһәр яны лагерьләре

Шәһәргә якын урыннарда ял итүчеләр өчен өч смена оештырыла:

“Яшь төзүче” лагере беренче сменада (05.06.-25.06.2018) 145 кеше кабул итә,

икенче сменада (02.07.-22.07.2018) һәм өченче сменада (26.07.-15.08.2018) да шуның кадәр үк бала ял итәр дип рланлаштырыла.

Профильле сменалар эшләячәк 25.05.-31.05.2018 (145 кеше) һәм 01.11. – 07.11.2018.

“Урман әкияте” лагере беренче сменада (07.06.-24.06.2018) 45 кеше, икенче сменада (03.07.-20.07.2018) 55 кеше, өченче сменада  (02.08. - 19.08.2018) 60 кеше кабул итәчәк.

Этник-мәдәни профильле сменага (22.07 – 28.07.2018) 60 кеше йөриячәк.

Алабуга муниципаль районында тагын “Космос” һәм “Буревестник” лагерьләре бар.

Әби янына авылга

Барлык гаиләләрнең дә балалары өчен ял итәргә юллама алу мөмкинлеге юк, шуңа күрә авылдагы туганнар турында искә төшерергә вакыт. Анда бала күп вакытын саф һавада үткәрәчәк, экологик чиста азык-төлек белән тукланачак, иң мөһиме – бакчада эшләргә, йорт хуҗалыгын алып барырга, җиләк-җимеш, гөмбә җыярга өйрәнәчәк.  

Ә бала хәрефләрне һәм саннарны онытмас өчен, аңа берничә кызыклы китап җибәрергә була, һәм әби-бабаларына яки башка туганнарга көненә бер сәгать булса да вакытны укуга багашлауларын сорарга кирәк.

 

Әлбәттә, бала җәй буе я лагерьдә генә, я авылда яки өйдә генә үткәрсә, баланы бу шатландырмас, мөмкинлек булганча, ялны төрле урыннарда оештырырга кирәк. Шул вакытта каникуллар күңелле узачак.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев