Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Баланы бакчага бирер вакыт:мөһим сорауларга җавап

Балалар бакчаларында урыннар бирелү вакытын ата-аналар көтеп ала. Алар көн дә ТР Дәүләт хезмәтләре сайтына керә, тапшырган гаризаларының статусын карый, балага быел юллама алып булырмы дип, берөзлексез Мәгариф идарәсенә шалтырата.

Балалар бакчасына урыннарның быелгы бүленешендә элеккеләреннән аермалыклар бармы – шуны белү өчен, без “Алабуга муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе” муниципаль-казна учреждениесенең баш белгече Наилә Абдрахманова белән очраштык һәм аңа ата-аналарны борчыган сорауларны бирдек.

Һәр ел 1 июньнән 31 августка кадәр шәһәрнең балалар бакчаларына төркемнәрне туплау бара.

– Быел тупланган беренче “агым” – 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балалар –бакчаларга җибәрелде инде, алар күп түгел – җитмештән артмый. Хәзергә әлеге яшь аралыгындагылар өчен зур булмаган чират барлыкка килде, чөнки шәһәрдәге 3 балалар бакчасы капиталь ремонтка ябылды: 5нче “Кәрләкәй”, 14нче “Йолдызчык” һәм 17нче “Ромашка”. Анда тәрбияләнүчеләр бүген башка мәктәпкәчә учреждениеләргә йөри, төзекләндерү эшләре тәмамлану белән, алар үз бакчаларына кайтачак, һәм бушаган урыннарны чиратта торучы балалар алачак.

Алабуга районында балалар бакчаларына чират белән бүген эшләр ничек тора?

Туплый башлаган мәлдә, балалар бакчаларына чиратта туганнан алып 7 яшькә кадәргеләрне дә кертеп 2549 бала иде, шулардан:  2-3 яшьлекләр – 682 бала, 1 яшьтән 2 яшькә кадәргеләр – 902 сабыйНигездә 1 яшьтән 3 яшькәчә балалар әлегә урын белән җитәрлек тәэмин ителмәгән.

2019 елның 1 сентябренә ике-өч яшь тулган балаларны туплау 1 июньнән башланды, бу яшьтәгеләр 37 төркемгә җыела, якынча  780 бала дигән сүз. Хәзер балаларның шушы күпчелек өлеше бакчаларга бүленә. Аларның барысы да диярлек урын белән тәэмин ителәчәк.  Шулай да 4нче микрорайондагы 35, 36 һәм 39нчы балалар бакчаларына балаларны урнаштыру белән кыенлыклар булырга мөмкин. 2-3 яшьләрдәге 120гә якын бала урынсыз кала. Без аларга шәһәрнең өске өлешендәге бакчаларны яисә яңа ачылачак 40нчы бакчаны тәкъдим итәчәкбез.

Бер яшь ярымнан ике яшькәчә балалар өчен 5 төркем туплана:

 - кече яшьтәгеләрнең 2 төркеме 1нче “Дюймовочка” балалар бакчасына;

- шундый ук ике төркем 32нче Садко” балалар бакчасына;

- бер төркем “1нче гимназия – Милли белем үзәге”нә (элекке “Миләшкәй” балалар бакчасы шунда керә).

Быел балаларны туплауда нинди дә булса яңалык бармы?

Җәен балага балалар бакчасына юллама алганнан соң, ата-ана мәктәпкәчә мәгариф учреждениесенә килеп, бакчага гариза язсынга бер ай вакыт бирелә, шул арада баланың әти-әнисе әлеге учреждение белән ике арада килешү төзеп, алдагы ике айда бакчага йөри башларга тиеш.           Беренче сентябрьдән соң бу вакыт аралыгы үзгәрәчәк – бар этапларны, балага юллама бирелгән көннән алып, бер айда узарга кирәк булачак. Теге яки бу сәбәпләр буенча килми калган очракта, программа статусны автомат рәвештә “Килмәде”гә үзгәртә.

Моннан тыш, үзгәрешләр федераль ташламалы булганнарга да – хәрби хезмәттә булганнарның, полиция хезмәткәрләренең, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында эшләүчеләрнең, янгын сүндерүчеләрнең, Җәза үтәтү федераль хезмәте идарәсендәгеләрнең, тикшерү комитетындагыларның, хөкемчеләрнең балаларына кагылды. Андый гаиләләргә үз ташламаларын һәр 180 көн саен, ягъни туплау белгечендә расланган (мөрәҗәгать ителгән) көннән соң, һәр ярты ел саен раслап тору мөһим. Балалар бакчасына күп балалы гаиләләрдән баручы балага, сәламәт мөмкинлеге чикләнгән, гаиләдә әти-әнисенең берсе генә инвалид  булса да – бу очракларда балаларга тиешле ташламаны раслау өчен Мәгариф идарәсенә, әмма бер мәртәбә генә килү һәм әлеге ташламаларның гамәлдәге чиген күрсәтү тиешле. Кем нинди ташламага ия, барысына да үзләре белән түбәндәге документларның төп нөсхәсен һәм күчермәсен китерергә кирәк:

- ата-ананың берсенең паспорты;

- баланың туу турында таныклыгы;

- ташламаны раслый торган таныклык (яисә эш урыныннан белешмә).

Туплау ничек бара? Кайсы бала юлламаны беренче чиратта ала?

Система автомат рәвештә балалар бакчаларына урыннарны түбәндәге  алгоритм буенча билгели:

        • Система гаризалар исемлеген гариза төренә карап аера, ягъни “ташламалы” һәм гомуми нигездәгеләр. Алар автомат рәвештә, өстенлекләренә карап, чиратка тезелә.
  • Чиратның һәр төрендә гариза тапшыру көне һәм ташлама төре исәпкә алына.
  • Анык бер балалар бакчасында билгеле бер яшь төркемендә урыннар бушый.
  • Система шушы балалар бакчасына һәм шул ук яшь төркеменә бирелгән гаризаларны сайлый. Балаларның яше тулу вакытын муниципаль районда исәп өчен кабул ителгән административ регламент буенча исәплиләр.

Шуннан соң, бу алгоритм буенча күрсәтелгән балалар бакчасына буш урыннарга эзлекле бүлү башлана.

Кызганыч, алдан ук билгеләнү көнен анык кына берничек тә әйтеп булмый. Алабугада балаларны бакчаларга күпләп туплау 1 июньнән 31 августка кадәр уза. Ел дәвамында, әгәр бакчаларда урыннар бушый икән, алар тупланып бетерелә.

− Балага ел эчендә мәктәпкәчә учреждениедә урын бирелүе мөмкинме?

− Туплау барышында шулай да булгалый, мәсәлән, баланың әти-әнисе ул әле бакчага барырга әзер түгел дип саный, яисә документлары белән килешү төзергә килмиләр, сәламәтлек торышы аркасында теркәлүдән төшәләр, яшәү урыннарын үзгәртүләре дә бар һ. б. Бу очракта, административ регламентта күрсәтелгән вакыт чыгу белән, бу урыннарга электрон чиратта алда торган башка балалар билгеләнә. 

− Чиратка куелганда, ата-ана ничә балалар бакчасын сайлый ала?

Татарстанда административ регламент буенча ата-аналар бер генә бакча сайлый ала. Гаризаны uslugi. tatarstan.ru порталы аркылы тапшырганда, “Башка вариантлар тәкъдим итәргә” дигән билге торса, Мәгариф бүлегенә мөрәҗәгать итәләр, анда ата-ана тәкъдим ителгән урыннардан сайлап ала, чөнки программа үзе моны эшләми.

− Кайда яшәү урынына карамастан, теләсә-кайсы бакчага ризалашыргамы?

− Әйе, еш кына ата-ана теләсә кайсы бакчага ризалаша, урын гына булсын, соңыннан башка бакча эзли башлыйлар. Балаларны күчерергә була, тик алмашыну өчен урыннарны ата-ана үзе эзли. Балага муниципаль хезмәт күрсәтелгән икән, әмма ул яшәү урыны буенча булмаса, ул чагында инде теләгән бакчага яңадан чиратка куйсыннар өчен, Мәгариф идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Дөрес, бу очракта алар исемлек ахырында булачак. Шул рәвешле, баланы кайсы бакчага бирергә телисең, шунда чират тору яхшырак. Ата-ана моңа карар кыла икән, алар үз микрорайонында урын алу мөмкинлеген югалта. Шундый очраклар да була, гаилә хәле буенча баланы бакчага бирергә кирәк, тик аларның әле чираты җитмәгән. Андый чакта баланы авыл балалар бакчасына йөртеп торырга мөмкин, шәһәр бакчасындагы чираты исә барыбер саклана. Моның өчен ата-ана Мәгариф идарәсенә килә, без биредә баланы авыл балалар бакчасына күчерү турында өстәмә гариза булдырабыз. Чираты буенча урын булуга, баланы бернинди кыенлыксыз шәһәр бакчасына күчереп була. Ә менә авыл бакчасына баштан ук чиратта торган балаларны шул рәвешчә шәһәр балалар бакчасына күчереп булмаячак.

− Бала бакчага йөрмәсә, ул башка урынга күчеп китсә, ни була?

− Яшәү урыны муниципалитет эчендә, яисә Татарстан Республикасы чикләрендә үзгәрсә, гариза тапшыру көне үзгәрми. Россиянең башка төбәкләренә күчеп киткәндә, яисә Татарстанга башка төбәкләрдән күчеп килгән очракта, гариза тапшыру көне яңа гариза бирү көненнән, ягъни Мәгариф идарәсенә мөрәҗәгать иткән көннән куела. Моннан тыш, ата-аналарның һәркайсысы елга бер тапкыр гаризада күрсәтелгән балалар бакчасын ТР Дәүләт хезмәтләре порталы аша үзгәртергә мөмкин.

− Дәүләт хезмәтләре порталында гаризаларның нинди статуслары бар, һәм, алар үзгәргәндә, ата-ана ниләр эшләргә тиеш?

− “Җибәрелә торган балалар бакчасы №…” − бу статус сезнең баланы балалар бакчасына теркәүгә юлланма бирелүен аңлата, 30 календарь көн дәвамында күрсәтелгән балалар бакчасына (районның мәгариф бүлегенә түгел) теркәлү өчен мөрәҗәгать итәргә кирәк. Килешү төзелгәннән соң, статус “ММУгә кертелгән” булачак. Күрсәтелгән бакча ошамый икән, район мәгариф бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Башка төбәктән күчеп килгәндә яисә ташламаны раслаганда, “Документларны раслау” статусы куела. Бу очракта ата-ана документларның төп нөсхәсен яки раслый торган белешмәләрне Мәгариф идарәсе белгеченә китерә. Безнең адрес: Алабуга шәһәре, Нефтьчеләр проспекты, 175 йорт. Телефоныбыз: 3-51-99. Без  сишәмбедә сәгать 13.00дән 17.00гә кадәр һәм пәнҗешәмбедә сәгать 8.00дән 17.00гә кадәр кабул итәбез (төшке ял 12.00-13.00 сәгатьтә).

Мәгариф идарәсе белгечләре бәхетле балаларны һәм аларның әти-әниләрен күрергә һәрвакыт шат, ачык аралашуга, ата-ананың һәммә соравына җавап бирергә һәм киңәш белән ярдәм итәргә әзер. Барыгызга да уңышлар! Җәйләр  яхшы үтсен, күңелләрегез күтәренке булсын.

ВСТАВКА

Бүген Алабуга районында 282 төркем эшли, шуларның 255е – шәһәрдәге мәктәпкәчә учреждениеләрдә, 27се – авылларныкында. Быел 37 төркем тупланачак (2-3 яшьләрдәге 780 бала), 1,5 яшьтән 2 яшькә кадәр балалардан 5 төркем (100 бала) һәм 4 микрорайонда 3-4 яшьлекләрдән 5 төркем (100 бала).

Моннан тыш, төзелеп килә торган 40нчы балалар бакчасы быел көзен ишекләрен ачачак, ул 220 урынга исәпләнгән. Анда нәни алабугалылар белән шөгыльләрне өч телдә (татар, рус, инглиз телләрендә) алып барачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев