Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Баллы тормыш башлана: редакция «Кайнатма көне» конкурсын башлап җибәрә

Бәйгегә гаризалар 28 сентябрьгә кадәр кабул ителә.

«Алабуга нуры» һәм «Новая Кама» газеталарын укучы дусларыбызның матур, акыллы һәм игелекле генә түгел, бик сәләтле һәм оста булуларын беләбез: алар кул эшләренә дә, аш-суга да бик оста.

Банка-банка кайнатма, компот, салатлар ябылды, базга рәт-рәт төшеп утырды. Инде аларны тәмләп карар вакыт җитте. Кадерле укучыларыбыз, без сезне редакция һәм «Игелеклелек планетасы» 15 нче территориаль-иҗтимагый үзидарәсе оештырачак «Кайнатма көне» бәйгесендә катнашырга чакырабыз.

Катлаулы таләпләр юк: иң мөһиме, кышка дип әзерләп куелган вареньегыз тәмле дә, оригиналь да булсын. Иң-иң тәмле, затлы, кабатланмас хуш исле кайнатманы тавыш бирү юлы белән жюри билгеләячәк. Җиңүчеләр өч номинациядә билгеләнә: «Иң файдалы кайнатма», «Кайнатманы иҗади тәкъдим итү», «Иң экзотик кайнатма». Иң яхшы дип табылган рецептларны газета битләрендә хуҗабикәләр үзләре тәкъдим итәчәк. 

Кайнатма бәйгесенә заявкалар new-kama@bk.ru электрон адресына яки редакциядә кабул ителә (Төзүчеләр урамы, 16а) 

*Бәйгегә гаризалар 28 сентябрьгә кадәр кабул ителә. Конкурска нәтиҗә 3 октябрьдә ясалачак. Вакыты һәм урыны өстәмә хәбәр ителәчәк. Кайнатманы үзең белән конкурс нәтиҗәләре ясаган көнне алып килергә кирәк. 

Гариза формасы 
1. Катнашучының фамилиясе, исеме, отчествосы
2. Яше
3. Үзең турында кыска гына хикәя. 
4. Конкурска нинди варенье тәкъдим ителә (аны әзерләү, гаиләдә бу рецептның кайдан килеп чыгуы тарихы турында берничә җөмлә). Нинди номинация. 
5. Элемтә өчен телефон номеры.

Тулырак мәгълүмат: 3-81-11 телефоны буенча

Фото: freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев