Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Батырлык өчен бүләкләнгән алабугалының әнисе улы турында сөйләде

Викторга 34 яшь, ул Яковлево авылында туган.

Алабугада Мәрҗани һәм Окружное шоссе урамнары киселешендә МХОда катнашучы хәрби хезмәткәр, Суворов медале белән бүләкләнгән Виктор Чернышев сурәтләнгән баннер урнаштырылды. 

Әнисе Алевтина Александровна сөйләвенчә, улын сугышчылар ут астында булган вакытта артиллерия утын юнәлткән өчен бүләклиләр. Виктор төгәл наводка бирә, шул рәвешле дошманның миномет расчеты һәм танклары юк ителә. Аның разведка төркеме ярдәмендә полк биеклекне ала.

— Сугыш кырына китәргә Виктор күптәннән әзер иде инде. Башка егетләр анда чакта, өйдә утыра алмыйм, дип әйтә иде. Өлешчә мобилизация башланып, повестка килгәч, шунда ук военкоматка китте, — дип сөйли геройның әнисе. 

Викторга 34 яшь, ул Яковлево авылында туган. 2008 елда осетин-грузин конфликтында катнаша, шуңа күрә аның хәрби хәрәкәтләрдә катнашу тәҗрибәсе бар. Бүгенге көндә алабугалы — взвод командиры, буйсынуында берничә кеше. Бу кайбер бурычларны да өсти, әлбәттә. 

—Сугышчыларның барысы да көрәшкә әзер. Әгәр Виктор төшенкелеккә бирелсә, аңа егетләр ничек карар? Хәзер ул алар өчен үрнәк, — ди Алевтина Александровна.

Хезмәте турында Виктор Чернышев берни дә сөйләми диярлек, зарлануын да беркайчан ишетми әнисе.

— Ул бит чын ир-егет, минем ышанычым һәм таянычым, — ди горурлык белән Алевтина Чернышева.

Викторның өйгә кайтуын аның барлык туганнары, гаиләсе — хатыны һәм өч баласы, шулай ук оныгы өчен бик борчылучы 85 яшьле әбисе түземсезлек белән көтә. 

«Суворов медале» — Россия Федерациясенең дәүләт бүләге. Ул Россия Федерациясе Президентының 1994 елның 2 мартындагы 442 санлы «Россия Федерациясе дәүләт бүләкләре турында» Указы белән гамәлгә куелды. Бүләк рус полководецы генералиссимус Александр Васильевич Суворов исемен йөртә. Медаль турындагы нигезләмә буенча, әлеге бүләк Ватанны һәм Россия Федерациясенең дәүләт мәнфәгатьләрен коры җирдәге хәрби хәрәкәтләрдә, хәрби хезмәттә һәм хәрби кизүдә торган вакытта, өйрәнүләрдә һәм маневрларда катнашканда, Россия Федерациясенең дәүләт чикләрен саклау хезмәте башкарганда күрсәткән шәхси батырлык өчен, шулай ук хәрби әзерлектә һәм кыр өйрәнүләрендәге яхшы күрсәткечләр өчен тапшырыла.

#МарафонВСЕСВОИ #Татарстан #СВО #ВСЕСВОИТМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев