Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Бөек Ватан сугышы ветераны Мулла Нәҗиповка 100 яшь тулды

Бүген шәһәр һәм районыбызның иң өлкән һәм хөрмәтле кешесе – Мулла Нәҗиповка 100 яшь тулды.

Ул хәлиткеч Сталинград, Курск дугасы көрәшендә, Белоруссияне, Варшаваны азат итүдб катнашкан. Өлкән булуына карамастан, ул дәртле һәм оптимист кеше, бәлки бу аның янында һәрвакытта якыннары һәм яратучы кешеләре якыннары һәм яратучы кешеләре булгангадыр.

– Сезне чын күңелдән 100-еллык юбилеегыз белән котлыйм. Бу минем өчен бик зур дәрәҗә. Бер гасыр гомер ул һәркемгә дә бирелми. Бүген дә актив булуыгызга бик шат һәм сезнең белән горурланабыз, – диде район башлыгы урынбасары Зөлфия Сөнгатуллана Миңнемулла бабайны котлап. Ул РФ президенты Владимир Путиннан, ТР президенты Рөстәм Миңнехановтан һәм район башлыгы Геннадий Емельяновтан котлаулар тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X