Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

“Бик яхшы яшибез, Аллага шөкер!”

Бүген Бөек Ватан сугышында катнашкан Габдрәкыйп Мөбәрәк улы Мөбәрәкшин 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Габдракыйп Мөбарәк улын олы юбилее белән котларга Алабуга муниципаль районы башлыгы урынбасары Зөлфия Сөнгатуллина, АМР башкарма комитеты җитәкчесенең социаль сораулар буенча урынбасары Людмила Рыбакова, КФУның Алабуга институты директоры Елена Мерзон килде.

Габдрәкыйп Мөбарәкшин чыгышы белән Арча районыннан. Ул 1944 елда 17 яшендә фронтка алынган. Ул 36 нчы штурм авиация полкында радист булып хезмәт итә. Сугыштан соң Арча районында электромонтер, җитештерүгә өйрәтү остасы булып эшләгән.

– Сугыш башлангач, авылдагы бар ир-ат фронтка китте. Миңа, 14 яшьлек малайга ат җигеп, аның белән эшләргә туры килде. Хәзер күз алдыма китерә алмыйм, атыма ни ашаттым икән дә, үзем нәрсә белән тукландым икән. Хезмәте дә авыр, атны да бит ашатмый булмый, ничек эшләсен ул, – дип сөйли ветеран.

Габдрәкыйп Мөбәрәк улын Министрлык аша әмер белән Алабугага эшкә күчерәләр, ул вакытта кече кызлары 1 нче сыйныфта укыган. Алабугада инде 47 нче ел гомер итәләр. Лаеклы ялга чыгар алдыннан ветеран 79 нчы техник училищесында директор урынбасары вазифасында була.

Тормыш иптәше Язилә Нәби кызы белән бергә тора башлаганнарына  62 ел. Өч бала: ике кыз һәм бер ул тәрбияләп үстергәннәр. Олы кызлары Гөлзада Руденко – Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең генераль директоры, уллары гаиләсе белән Мәскәүдә тора, кече кызлары Лилия “Көмеш гасыр” китапханәсе хезмәткәре. Мөбарәкшиннарның 4 онык һәм 7 оныкчыклары бар.

Бу йортка килеп кереп, әңгәмәне башлагач та, күзем шахматка төшкән иде. Габдрәкыйп Мөбәрәк улы шахмат уйнарга бик ярата икән. Аның улы бүләк иткән бик тә кызыклы, менә дигән шахматы бар, аны иптәшсез генә дә уйнарга була. Үзең йөрисең, каршы як кая йөрергә тиешлекне инде такта үзе әйтә. Моннан тыш, ветеран шахматны компьютерда да уйный.

 

– Өченче катта бер хирург яши, алар дуслар. Ул безгә Габдрәкыйп белән шахмат уйнарга керә, ләкин һәрвакыт җиңелә. Тормыш иптәшем шахматны бик яхшы уйный, – ди Язилә ханым. Ә үзе исә яздырып ала торган газеталарны беренче булып укып чыгуын әйтте.

– Бик яхшы яшибез, Аллага шөкер! – диләр алар.

Бүләкләре:

- II дәрәҗәдәге Бөек Ватан сугышы Ордены;

- “Германияне җиңгән өчен” медале;

- “Россия Федерациясенең мактаулы пенсионеры” дигән медаль.

 

Надежда Грахова, Ветераннар советы рәисе:

– Акыллы, мәрхәмәтле, ярдәмчел Габдрәкыйп Мөбәрәковичны 90 яшьлек юбилее белән котлыйм. Һәр кеше дә бу яшькә җитә алмый. Ул җиңел булмаган сугыш елларын үткән кеше. Фронтта булган, ә аңа кадәр авылда, гаиләдә 14 яшендә ир кешене алыштырган, ат белән эшләгән, бөтер-ир атлар сугышка киткәнлектән, авыр хезмәт алар җилкәсенә төшкән. Фронттан кайткач, яхшы гаилә төзергә дә, игелекле балалар үстерергә җә җитеште, хәзер онык һәм оныкчыкларын тәрбияләргә булыша. Хезмәт юлы озын. 10 ел АМР Ветераннар советының рәисе дә булды, бу бик зур җаваплылык сорый. Ул үз өстендә бик күп эшли, әле хәзер дә көн саен иртәнге гимнастика ясый, машина йөртә. Гаиләдә дә, шәһәр-районда да хөрмәткә лаек кеше. Без аны барыбыз да бик яратабыз. Ветераннар советы президиумы вәкиле буларак, без һәрвакыт аның белән киңәшләшәбез. Аңа озын гомер, сәламәтлек телим!

 

 

Ризәлә Рафаэль кызы, 6 нчы мәктәптә укытучы:

– Олы бәйрәмегез белән котлыйм! Сезгә сәламәтлек, гаилә бәхете, балаларыгызның игелеген күрүегезне телим. Без 23 нче февральгә ветераннарны  мәктәпкә чакырабыз, Габдрәфыйк Мөбәрәкович шул чараларга килә, балалар белән әңгәмә үткәрә. Без аңа барысы өчен дә бик рәхмәтле.

 

Виктор Кусакин, Ветераннар советы вәкиле:

– Безнең танышлык 40 ел элек башланды, 79 нчы техник училищесында 17 ел бергә эшләдек, һәм биредә, Ветераннар советында 25 ел иңгә-иңне куеп эшләдек. Ул зур күләмле эшләрне җаен белеп башкарып чыга алучы кеше. Ул төгәл, аңа бар кеше ышаныч белән карый. Габдрәкыйп кеше белән аралашканда уртак телне тиз таба. Аңа беренче чиратта сәламәтлек, гаилә бәхете, имин тормыш, яхшы ял итүен телим, Ветераннар советын онытмасын иде, ул бездә бердәнбер Бөек Ватан сугышында катнашкан кеше.

 

Ирина Павлова, мәдәният йорты хезмәткәре:

– Габдрәкыйп Мөбәрәкович, Сезгә сәламәтлек, бәхет-шатлык, иминлек телим, авырмагыз.

 

Марат Вәлитов, АМР мәгариф идарәсенең уку фәннәре буенча методисты:

–  Мин Габдрәкыйп Мөбәрәкшин белән 40 ел чамасы таныш. Ул бик яхшы, бик мәдәниятле кеше, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер. Ветераннар аз калып бара, без алардан үрнәк алырга тиеш, дип саныйм. Габдрәкыйп Мөбарәк улы минем өчен – үрнәк. Сезгә сәламәтлек, иминлек телисем килә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев