Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Быел балаларга бирелә торган акчалар

Алабугада 2018 елда туган беренче балага ярдәм акчасы түләүләренә гаризалар алына башлады.

РФ Президенты Владимир Путин башлангычы белән кабул ителгән Федераль Закон нигезендә, быелдан беренче бала тугач яисә уллыкка алынгач, гаилә ай саен ярдәм акчасы алачак.

Халыкны социаль яклау бүлегендә хәбәр итүләренчә, 9 февральгә мәгълүмәт буенча, андый гариза әлегә бер генә гаиләдән алынган. Тагын икесе кирәкле документлар җыя. Аларга ярдәм акчасы биреләчәк, чөнки еллык керемнәре 2017 елның икенче кварталы өчен яшәү минимумының 1,5 тапкыр арттырылган күләменнән, ягъни  13713 сумнан артмый.

 

Акча тиеш булуын ничек белергә?

Гаиләнең еллык кереме ÷ 12 айга ÷ гаиләдәге кеше саны = гаиләдә җан башына керем.

9142 сум (яшәү минимумы күләме) × 1,5 = 13713 сум.

Гаиләдәге бер кеше өлешенә тигән керем < 13713 сумгаилә әлеге ярдәмне алу хокукына ия.

2018 елда айлык түләүнең күләме – 8490 сум.

Беренче балаларын тапкан Алина Таций һәм Язилә Леонтьева Социаль яклау идарәсенә гариза биргән, әмма Алина әйтүенчә, аларның гаилә кереме бераз арып китә, шунлыктан түләү исәпли алмыйлар.

Минем сырхау кәгазе 2017 елның 26 октябреннән 2018 елның 18 мартын кертеп рәсмиләштерелгән, һәм шул вакыт өчен миңа 36 мең сум акча язганнар. Әлеге сумманы социаль яклау бүлегендә миңа тулысынча исәпләделәр. Шулай да ярты ел дәвамында яңадан гариза биреп буласын әйттеләр, – ди Алина.

– Безгә мөрәҗәгать иткән күпчелек аналарның гаилә керемнәре артык, – дип билгеләп үтте Алабуга районындагы 19нчы Республика матди ярдәм үзәге бүлеге мөдире Лилия Саркарова.

– Лилия Фазаиновна, социаль яклау ягыннан тагын нинди иҗтимагый ярдәм чаралары каралган?

Яшәү минимумы кереме җан башына тигән яшәү минимумыннан артмаган аз керемле гаиләләргә балага айлык акча исәпләнә. Гаилә тулы булса, аның күләме 307; ялгыз ана баласы булганда – 814 сум; ата-ананың берсе алимент түләүдән баш тартса, бер балага 460 сум түләнә. Бу ярдәм балаларга 16 яшь тулганчы күрсәтелә. Бала гомуми белем учреждениесендә укуын дәвам итә икән, 18 яше тулганчыга кадәр бирелә.

Өч яисә артыграк балигъ булмаган бала тәрбияләнә торган гаиләләргә дә социаль ярдәм бар: торак-коммуналь хезмәтләренә түләүләрнең 30 проценты, 6 яшькә кадәрге балаларга дарулар өчен 125 сум, мәктәптә укучы балаларга юл акчасы – 282 сум күләмендә.

Балалы гаиләләр өчен шулай ук балалар бакчасында баланы карау өчен ата-ана түләвенең бер өлеше кайтарыла. Кайтарыла торган акчаның төп өлешен ата-ананың балалар бакчасы өчен түләүчесе ала, һәм ул керем күләменә бәйле түгел.

 

Компенсация күләме

Беренче балага – 20%

Икенче балага – 50%

Өченче балага – 70%

 

Тагын өстәмә компенсация дип атала торган социаль ярдәм чарасы бар. Керем 10 меңнән артмаса, 10 меңнән алып 15 мең сумга кадәр, 15 меңнән 20 мең сумга кадәр булса. Әгәр гаиләнең җан башына уртача кереме 20 меңнән арта икән, өстәмә акча каралмаган.

 

Кая мөрәҗәгать итәргә?

Айлык түләүләрне рәсмиләштерүгә документларны Спас урамы, 3нче йорт адресы буенча, дүшәмбе, сишәмбе һәм җомгада 8-17 сәгатьләрдә, чәршәмбе һәм пәнҗешәмбедә 8-12 сәгатьләрдә кабул итәләр, шимбә, якшәмбе – ял көннәре. Алабуга районындагы 19нчы Республика матди ярдәм үзәге бүлегенең “кайнар элемтә” телефоны − 7-54-53.

 

Социаль иминиятләштерү фондыннан

Редакциягә шулай ук Социаль иминиятләштерү фондыннан балаларга түләүләр турында сораулар килә. Аларны алу хокукына кем ия, һәм нинди күләмдә? Шундый һәм башка сорауларга ТР Социаль иминиятләштерү фонды бүлегенең Алабуга районындагы  13нче филиал директоры Илнур Шәймәрданов җавап бирә.

–  Социаль иминиятләштерү фонды түләүләрне ике бүлек буенча башкара. Беренчесе  – вакытлыча эшкә яраксызлык һәм ана булу белән бәйле, һәм шулай ук күмү ихтыяҗларына социаль түләүләр. Икенче бүлек – җитештерүдә бәла-казалар буенча. Моннан тыш, безгә гражданнарның ташламалы төрен тернәкләндерүнең техник чаралары һәм санатория-курорт дәвалавы белән тәэмин итү буенча вәкаләтләр тапшырылган. Фонд шулай ук бала табу  сертификатларын – бала туганга кадәр һәм баланы тапканнан соң, һәм балаларга алты ай тулганчы түли.

Аларның һәммәсенә аерым тукталыйк. Беренче чиратта, укучыларыбызны, бигрәк тә балалы әниләрне ана булу белән бәйле акчалар кызыксындыра.

– Бу төркемгә йөклелек һәм бала табу буенча; бала туу; балага 1,5 яшь тулганчы аны карау, йөклелекнең иртә вакытыннан ук, ягъни 12 атналык ка кадәр медицина учреждениесенә исәпкә куелган хатын-кызларга (628,47 сум күләмендә) түләүләр керә.

 

Йөклелек һәм бала табу буенча ярдәм акчасы

Әлеге акча йөклелек һәм бала табуга отпускның тулы  вакыты: гадәти тудыру – 140 көн (70 көн – тудырганга кадәр һәм 70 көн – тудырганнан соң), катлаулы тудыру – 156 көн (70 көн – тудырганга кадәр һәм 86 – тудырганнан соң), ике яисә күбрәк бала туган очракта – 194 көн (84 көн – бала туганчы һәм бала туганнан соң –110 көн) өчен түләнә.

Социаль иминиятләштерү фонды тарафыннан түләү иминиятләштерелгән гражданнарның исәп хисабына яисә почта аркылы күчерелеп башкарыла.

 

Ничек исәпләргә

2018 елда йөклелек һәм бала табу буенча ярдәм акчасы = декрет башлану елыннан алдагы ике календарь ел керемнәре ÷ шушы вакыттагы көннәр саны (эшкә яраксызлык вакыты, йөклелек һәм бала табуга отпуск,  бала карауга отпуск, хезмәткәрне эш хакын тулысынча яки өлешчә саклап эшеннән азат итү вакытларын исәпләмичә).

Ярдәм акчасының иң зур күләме 282107 сум, иң азы – 43675,80.

 

Баланың әнисе аны яшь ярымга кадәр караган вакытта йөклелек һәм бала тудыру буенча отпускка чыга икән, ул тиешле отпуск вакытында түләнә торган ярдәм акчасы төренең икесеннән берсен сайларга хаклы.

 

Бала туганда бер тапкыр бирелә торган ярдәм акчасы

Аның күләме бер балага 16759,09 сум тәшкил итә. Ике яисә күбрәк бала туган очракта, ул һәр балага билгеләнә һәм түләнә. Моның өчен ярдәм акчасын билгеләү турында гариза, 24нче форма буенча загс бүлеге тарафыннан бирелгән белешмә, бала туу турында таныклык һәм баланың әтисенең (әнисенең) эш урыныннан акча билгеләнмәве турында белешмә кирәк. Аларны балага алты ай тулганнан да соңга калмыйча тапшырырга кирәк.

 

Баланы яшь ярымга кадәр карау буенча айлык ярдәм акчасы

Ярдәм акчасы бала карау буенча отпуск бирелгән көннән алып аңа яшь ярым булганчыга кадәр түләнә. Ул баланың әтисенә яисә әнисенә, башка туганнарына (эшли торган әбисенә яисә бабасына) бирелергә мөмкин. Әлеге акчаны алу хокукы бала карау буенча отпускта булган зат тулы булмаган хезмәт көне яисә өй шартларында эшләгәндә, шулай ук укуын дәвам иткәндә саклана.

Ярдәм акчасын билгеләү һәм түләүгә кирәкле документлар:

- пособие билгеләнү турында гариза;

- бала туу турында таныклык;

- аннан алда туган баланың (балаларның) таныклыгы;

- бала анасының (атасының, икесенең дә) эшеннән аның (аларның) баланы карау буенча отпусктан файдаланмавы һәм айлык акча алмавы турында белешмә.

Ялгыз аналар, төп документлардан тыш, загс бүлеге биргән 25нче формалы белешмә дә тапшыра.

 

Баланың әнисе эшләмәгән булса

Эшләми торган анага бала тугач бер тапкыр бирелә торган һәм айлык ярдәм акчасын балага яшь ярым булганчыга кадәр социаль яклау органнары түли.

 

Беренче балага пособие күләме 3142,33 сум, икенче һәм аннан соңгы балаларга – 6284,65 сум тәшкил итә.

 

Инвалид балаларны карау буенча өстәмә көннәр

РФ Хезмәт Кодексының 262 маддәсе нигезендә, инвалид баланың анасына ай саен өстәмә рәвештә дүрт ял көне каралган. Бер яктан, бу Хезмәт Кодексы белән каралган ташлама,  икенче яктан – яллар Социаль иминиятләштерү фонды тарафыннан бюджет чаралары хисабына түләнә. Өстәмә яллар инвалид баланың әти-әнисенә, опекуннарга, попечительләргә, баланы анасыннан башка тәрбияләүче башка кешеләргә дә бирелә ала. Шул ук вакытта әлеге ташлама, шул исәптән ике эшне берьюлы башкаруга да, хезмәт килешүе буенча эшләүчеләргә генә кагыла. Пособиене алу өчен, чыгымнарны кайтаруга гариза, билгеләнгән формада хисап белешмәсе һәм ял бирелү турында боерыкны тапшырырга кирәк.

 

Кая мөрәҗәгать итәргә?

Тойма урамы, 1.

- вакытлыча хезмәткә яраксызлык һәм ана булуга бәйле очракларда мәҗбүри социаль иминиятләштерү турында законнардагы үзгәрешләр мәсьәләсе буенча “кайнар элемтә” 7-90-44;

- гражданнарның ташламалы төрләрен тәэмин итү сораулары буенча “кайнар элемтә” – 7-90-42.

Эш тәртибе:

дүшәмбе-пәнҗешәмбе: 8.00-17.00;

җомга: 8.00-16.15;

төшке ял: 12.00-12.50;

шимбә-якшәмбе: ял көннәре.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев