Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Чит илләрдәге милләттәшләребезнең үзләрен татар дип танулары мөһим - Васил Шәйхразиев

Казанда “Россия Федерациясе төбәкләренең тышкы элемтәләре. Татарстан Республикасы тәҗрибәсе” дигән халыкара фәнни-гамәли конференция бара.

Казанда “Россия Федерациясе төбәкләренең тышкы элемтәләре. Татарстан Республикасы тәҗрибәсе” дип исемләнгән халыкара фәнни-гамәли конференция бара.

Казан федераль университетының Идарә, икътисад һәм финанслар институты "Чит илләрдә яшәүче милләттәшләр: үзара багланышлар тәҗрибәсе" дип аталган "түгәрәк өстәл" утырышы бара. Модератор - Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев.

Конференция "ТНВ - Яңа гасыр" телекомпаниясенең чит өлкәләрдә һәм чит иллрдә яшәүче татарлар өчен зур әһәмияткә ия булуы турында фикер алышудан башланды. Телевидение эшчәнлеге аның баш мөхәррире Данил Гыйниятовның чыгышыннан башланып китте.

Данил Гыйниятов "Яңа гасыр" телеканалының Мәскәүдә, Екатеринбургта, Төмәндә, Ижевскида, Уфада, Ульяновскида, Оренбургта, Әлмәттә, Лениногорскта, Чаллыда корпунктлары булуын, Казахстанда корпункт ачылачагын хәбәр итте. Васил Шәйхразиев телевиденниенең Татарстаннан читтә яшәүче татарлар өчен зур әһәмияткә икәнлеген әйтеп, корпунтлар санын арттыру мәмкинлеген карарга тәкъдим итте.

Түгәрәк өстәл утырышында Казахстанның татар һәм башкорт конгрессының идарә рәисе Тәүфикъ Кәримов, Европа татарлары альянсы рәисе киңәшчесе Рафаэль Муксинов катнашып, татарлар тормышы белән таныштырып үттеләр.

Васил Шәйхразиев чит илләрдә яшәүче татарларның милли үзенчәлеген саклау буенча, аларның үзләр татар дип танулары буенча актив эш итәргә чакырды.
tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев