Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Диана Гурцкая Алабуга медикларын Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады

8 март көне үтте, ә бүләкләр дәвам итә. Танылган җырчы Алабуга медикларын котлады.

Кичә шәһәр Мәдәният сарае сәхнәсендә чын мәгънәсендә бәйрәм узды — хатын-кыз медиклар өчен Россиянең атказанган артисты Диана Гурцкая концерты булды. Сүз уңаеннан, залда ир-ат табиблар да бар иде, әмма алар да танылган җырчының яраткан җырларын тыңларга бик шат булдылар.

Алабуга медикларына мондый бүләкне район башлыгы Рөстәм Нуриев һәм ТР Дәүләт Думасы депутаты Тимур Шаһивәлиев әзерләгән. Диана Гурцкая Алабугада беренче тапкыр, әмма үзе әйтүенчә, Алабуга тамашачысы аны бик рухландырган һәм бирегә ул кабат кайтырга әзер. 

Диана Гурцкаяның җырларын күпләр белә, бигрәк тә 30-40 яшьтән өлкәнрәкләр. Табиблар үзләре әйтүенчә, алар аның җырларында үскән һәм аларны яттан белә. Алар артисткага кушылып җырлады, концертны үз телефоннарына төшерделәр һәм хәтта аның белән фотога төшәргә дә өметләнделәр. Соңгы җырдан соң зал аягүрә Диана Гурцкаяны алкышлады.

Ә апалы-сеңеле Потаниннар җырчыга чәчәкләр бүләк итү бәхетенә иреште.

Шәһәр җитәкчелеге исеменнән Диана Гурцкаяга чәчәк бәйләмен район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади үсеш буенча урынбасары Тимур Никонов та бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев