Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Геннадий Емельянов: “Сезнең белән хушлашмыйм, саубуллашам гына”

ТР Дәүләт Советы депутаты булып сайланган Алабуга районы башлыгы үз вазифаларын калдырды. Аның вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турында карар АМР Советы сессиясендә, ТР Дәүсовет рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында кабул ителде.

Сессиядә шулай ук Татарстан Республикасы Президент Аппараты җитәкчесенең урынбасары Илнур Гарипов һәм ТР икътисад министры Фәрит Габделганиев та бар иде.

Катнашучыларга мөрәҗәгатъ итеп, Фәрит Мөхәммәтшин Алабуганың бу катлаулы чорда яхшы якка үзгәрүен искәртте. Бүген Алабуга районы бәяләүнең төрле таләпләре буенча республиканың 45 районы арасында беренче 20лектә.

− Геннадий Емельянов Татарстанның берничә шәһәрендә уңышлы эшләде, биредә, Алабугада ун ел диярлек. Без аның, башлап йөрүче җитәкче буларак, мәдәни, иҗтимагый өлкә өчен яңа корылмалар, мәктәпкәчә балалар учреждениеләре, юллар, тротуарлар, фельдшер-акушер пунктлары төзүгә  инвестицияләр җәлеп итүдә күп нәрсәләр булдыруга ирешүен күп тапкыр билгеләп үттек. Мин республика җитәкчелеге исеменнән Геннадий Емельяновка бу урында озак эшләве өчен ихтирам белдерергә телим. Булсын дип эшләп, ул үзен иң яхшы яктан күрсәтте, − диде Фәрит Мөхәммәтшин һәм Геннадий Емельяновка республика бүләген тапшырды.

Татарстан Республикасы Президенты Указы белән, районның иҗтимагый-икътисадый үсешенә керткән махсус өлеше һәм озак еллар нәтиҗәле эше өчен, Геннадий Емельянов “Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен” орден медале белән бүләкләнде.

− Мин Алабуга районы башлыгы вазифасындагы эшемне тәмамлыйм, ләкин без алга таба да бергәләп Алабуга муллыгына эшләячәкбез. Мин үз өстемә алган йөкләмәләрне үтәргә тиеш. Дәүсовет депутаты буларак, мин су белән тәэмин итү һәм суүткәрү мәсьәләләре белән шөгыльләнергә ниятлим. Сезнең белән хушлашмыйм, саубуллашам гына. Ышанычыгыз өчен рәхмәт, − диде Геннадий Емельянов.

Сессиядә Алабуга районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары итеп, Алабуга муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаруны йөкләү белән бергә, Рөстәм Нуриевны билгеләргә тәкъдим ителде. Депутатлар тәкъдимне бертавыштан кабул итте. Әйтергә кирәк, Рөстәм Мидхәт улы моңа кадәр Ютазы районын җитәкләде. Бу көнне ул анда үз вазифаларын калдырды.

− Рөстәм Нуриев − Татарстанда яңа кеше түгел, үзен яхшы күрсәтте. Республика Президенты сездән, тизрәк алабуга гаиләсенә кереп шәһәр һәм районның иҗтимагый үсешен дәвам итсенгә, аның кандидатурасын хуплавыгызны сорый, − дип Фәрит Мөхәммәтшин.

− Алабуга минем өчен – таныш та, таныш та булмаган шәһәр, биредә минем алда бөтенләй башка бурычлар тора. Мин кешеләр белән эшләргә яратам, техник сораулар турында сүз барганда да, барысы да аларга бәйле дип саныйм. Күрсәтелгән ышаныч өчен Рөстәм Нургалиевичка зур рәхмәт, мин аны акларга, Алабугада һәм Алабуга районында барлыкка килгән мәсьәләләрне сезнең белән бергәләп чишәргә тырышырмын, − диде Рөстәм Нуриев.

Рөстәм Нуриев 1969 елның 28 июнендә Әлмәт районында туган. И.Н.Ульянов исемендәге Чуваш дәүләт университетын һәм Казан дәүләт технология университетын тәмамлаган. Төрле елларда Төмән өлкәсенең “Урьевнефть” нефть-газ табу идарәсенең нефть һәм газ табу буенча оператор, ТР Көньяк-Көнчыгыш сәнәгать палатасы директоры, Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесенең  икътисад буенча урынбасары, Ютазы районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары, ә 2012 елдан аның җитәкчесе дә булып эшләгән.

Хәтерләсәгез, ТР Дәүләт Советы депутаты булып райбашкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Людмила Рыбакова да сайланды. Аны яңа вазифасына шулай ук рәхмәт сүзләре белән озаттылар.

Район Советы сессиясеннән соң ук Шәһәр Советының халык депутатлары җыелды. Утырышның көн тәртибендәге бер пункт буенча, Алабуга хәбәрләр хезмәте директоры Людмила Губяновага депутат значогы тапшырылды.

Таһир МӘХМҮТОВ фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев