Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Яңартылган Шишкин буалары нинди булыр?

Шишкин буаларын төзекләндерү 2023-2024 елларга планлаштырылган.

«Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр» Бөтенроссия конкурсында Алабуга 95 миллион сумлык федераль грант отты. 

Конкурста Шишкин буаларын үзгәртеп кору проекты катнашкан иде. Шәһәр откан грант акчаларына буаларга төшә торган баскыч торгызылачак, мөмкинлеге чикләнгән кешеләр һәм бала арбалы ата-аналар өчен төшеп менәргә җайлы юл, шулай ук велосипедчылар һәм җәяүлеләр өчен юллар булдырылачак, XIX гасырдагыга охшатып, яктырткычлар куелачак. Буаларның үзләрен дә заманча үзгәрешләр көтә. Андагы сулар, чишмәләр аркылы баетылып, агып торучан булачак. 

Моннан тыш, балалар өчен уен мәйданчыгы, спортның актив һәм экстремаль төрләре белән шөгыльләнү мәйданчыгы һәм Май чабу, Бөтенроссия Спас ярминкәсе кебек бәйрәмнәрне үткәрү мәйданы оештырылачак.

Шуларның барысына да өстәп, беседкалар, тау битләрендә һәм җиләк-җимеш бакчасы алдында пикник урыннары барлыкка киләчәк. Парк кунаклары һәм туристлар өчен кафетерий да төзергә уйлыйлар.

«Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр» Бөтенроссия конкурсында Татарстанның алты шәһәре — Болгар, Зәй, Яшел үзән, Алабуга, Лаеш һәм Лениногорк җиңде. Грантның гомуми күләме 510 миллион сум тәшкил итә.

Шишкин буаларын төзекләндерү 2023-2024 елларга планлаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев