Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Кар суына юл ачкан – ташудан качкан

Чын яз апрель башында көтелә, анда инде сулар агачак. Су басуга кагылышлы фаразларны “эшлекле сишәмбе”дә ТР Гадәттән тыш хәлләр идарәсенең Алабуга районы буенча башлыгы Николай Доронин хәбәр итте.

Һава торышы март ахырына тәүлеккә уртача 0 градустан җылырак була бара. Бу исә яз кискен башланырга мөмкин дигән сүз. Барлык оешма җитәкчеләренең карның күпләп эрүенә кадәр калган вакытны нәтиҗәле файдалануына өметләнәм, − дип билгеләп үтте Николай Доронин.

Райбашкарма комитеты җитәкчесе карары нигезендә, су басуга каршы комиссия төзелгән, ташуны кисәтү һәм булдырмау буенча план эшләнгән,  Гадәттән тыш хәлләр идарәсе төрле чаралар уздырган. Башлыча сууздыргыч торбалар кардан чистартылган, бикләвеч арматура сакланышын  тикшергәннәр, җаваплы кешеләргә тиешле күрсәтмәләр бирелгән.

Су килүен күзәтү өчен, Алабуга районында 3 пост оештырылган.

− Тикшерү барышында ачыкланганча, Шумиха үзәне һәм Горький урамыннан алып Казан урамына кадәр сууздыргыч торбалар боздан азат һәм кар суларын үткәрерлек. Шишкин урамында җитди хәл килеп чыгу куркынычы бар. Элекке көймә станциясе районында су уздыргыч торба кар һәм боз белән тулган. Аңа тоташа торган табигый сутөшергеч кардан чистартылган, тик Шишкин һәм Таулы урамнарындагы кайбер йортларга кар суларының үтүе  бар. Һава җылынуга, чокырдан һәм эллекке мәйдан урыныннан  төшкән сулар күп өйләрне басарга мөмкин, − дип сөйләде Николай Доронин.     

Ул шәһәрнең иске өлешендә яшәүче алабугалыларны Нефтьчеләр проспекты, Казан, Мәскәү, Тойма, Шишкин урамнары буенча үтә торган  табигый сутөшергечләрне кар һәм боздан чистартуга кушылырга өндәде. Ахырда:

− Сезнең йортлар алдындагы агынтык канауларын беркем дә чистартмаячак, моңа көч тә, чара да җитмәячәк, шуңа күрә өй һәм ишегалларына су тулуын  теләмәгән кеше йорты алдын һәм табигый сутөшергечләрне чистартырга тиеш, − дип өстәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X