Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Медицина ярдәменең сыйфаты кайгыртыла

Медицина ярдменең сыйфаты кайгыртыла Татарстанда икенче ел поликлиникаларны төзекләндерү программасы гамәлдә. Быел алабугалылар да моңа ирешәчәк.

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның РФ Федераль Җыенына мөрәҗәгатендә әйтелгән күрсәтмәсен тормышка ашыру йөзеннән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан ике елда Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт шәһәрләре поликлиникаларының беренчел челтәрен республиканың махсуслашкан учреждениеләрен (психиатрия, наркология, тире-венерология һәм фтизиатрия хезмәтләре), шулай ук республика шәһәр һәм районнарындагы үзәк хастаханә поликлиникаларын   тиешле торышка китерү карары кабул ителде.

2017 елда әлеге программа буенча 75 объект төзекләндерелде, быел 122 корылмада капиталь төзекләндерү үткәреләчәк, аларга 1,2 миллион кеше беркетелгән. Алабуга Үзәк район хастаханәсенең түбәндәге бүлекчәләре дә шул объектлар санына керә:

- балалар поликлиникасы (Нефтьчеләр проспекты, 57);

- административ-көнкүреш комплекслы поликлиника (Нефтьчеләр проспекты, 57);

- балалар поликлиникасы филиалы (Мәрҗани, 28);

- шәһәр поликлиникасы (Пролетар урамы, 36);

- хатын-кызлар консультациясебала тудыру йортының беренче каты (Нефтьчеләр проспекты, 57).

Биредә керү юлларын, фасадларны, инженерлык челтәрләрен, вестибюль һәм  теркәү бүлекләрен төзекләндерәчәкләр, бизәү эшләре планлаштырылган.

− Бу эшләрне башкаруга безгә173 миллион 754 мең сум акча бүлеп бирделәр. Хәзер проектлау эше бара. Төзү-монтаж эшләрен март ахырында башларга, август азагында тәмамларга ниятлибез. Генераль подрядчы әлегә ачыкланмаган, − диде райбашкарма комитеты каршындагы Төзелеш департаменты директоры Рамис Ильязов.

Нефтьчеләр проспектындагы шөәһәр һәм балалар поликлиникалары фасадларының нинди буласы бүгеннән билгеле. Шәһәр поликлиникасы тышкы яктан ак һәм күксел-яшелгә кызгылт сары таплар төшкән төсләрдә булачак, керү юлына тимер ишекләр куелачак. Балалар поликлиникасы исә тагын да бизәклерәк булыр дип көтелә. Аның фасадында зәңгәр, кызыл һәм сары буяулар да кулланылачак.

− Алабуга поликлиникаларын төзекләндерү бик әһәмиятле. Мәсәлән, косметик төзекләндереп, ишекләрне алыштырырга кирәк, әлбәттә, шәһәр поликлинакасы карап торуга матур түгел. Кешеләргә хастаханәгә керү начар йогынты калдырмаслык итәргә кирәк, − дип саный алабугалы Виктор Смбатян.

Әйтергә кирәк, Россиядә 2016 елдан алып барыла торган “Дустанә поликлиника” проекты шул максатларны күздә тота да инде. Ул авыруларның медицина ярдәменнән канәгатьлелеген, хезмәткәрләрнең эш нәтиҗәләрен күтәрү, медицина ярдәменең үтемлелеген һәм сыйфатын яхшырту һәм авыруларга уңайлы шартлар булдыруга юнәлдерелгән.

ТР Сәламәтлекне саклау министрлыгының пресс-секретаре Айгөл Сәлимҗанова сүзләренә караганда, барлык “дустанә поликлиникалар”ны бердәм стиль берләштерә: тонык төсмерләрдәге холл, диваннар, телевизорлар. Килеп керүчеләрне хезмәткәрләр каршылый. Регистратура урынына − медицина посты, биредә тикшеренүләргә юллама һәм аларның нәтиҗәсен алырга, документлар рәсмиләштерергә, кабул итүгә язылырга мөмкин. Шулай ук инфоматлар янында торучы хезмәткәрләргә дә мөрәҗәгать итәргә була. Кизү торучы табиблар чират тәртибендә кабул итә, участок табибенә телефон буенча, Дәүләт хезмәтләре порталы аша һәм поликлиникадагы инфоматлардан файдаланып, алдан язылып куярга була. Табибләрнең документ тутыру кебек эшләре медицина хезмәткәрләренә тапшырыла. Пациентларның карталары аерым бүлмәдә саклана, чисталык стандартлары кертелгән.

“Дустанә поликлиникалар” авырулар белән эшләүнең бөтенләй икенче тәртипләре белән дә аерылып тора. Поликлиникада эшләүчеләр даими рәвештә тренинг һәм мастер-класслар үтә. Ел ярым эш дәверендә андый поликлиникаларда көтү вакыты 10 минутка кыскарган. Хәзер Казан, Яр Чаллы, Әлмәттә яңа стандартлар буенча эшлиләр.

Бинаны яңартудан тыш, төзекләндерелгән объектлар заманча медицина җиһазлары белән тәэмин ителәчәк, бу авыруларны диагностикалауның нәтиҗәлелеген күтәрәчәк.

Халыкның йөрәк-кан тамырлары, яман шеш  авыруларын, имгәнүләрне һәм агулану очракларын алдан кисәтү максатларында беренче чираттагы эшләр  зурлар поликлиникасы челтәрен диагностикалый торган җиһазлар белән тәэмин итүгә, хатын-кызлар консультациясен, эндоскопия, урология бүлекләрен  үзгәртеп коруга юнәлдереләчәк.   Балалар поликлиникасы челтәрендә диагностика, офтальмология һәм  оториноларингология бүлекләре җиһазланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев