Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Минтимер Шәймиев Алабуга районы башлыгына Рәхмәт хаты тапшырды

Бүләкләү тантанасы Казанда үтте.

Пәнҗешәмбе көнне Казанда «2020 ел җитәкчесе» республика бәйгесе лауреатларын бүләкләү тантанасы булды. 

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Минтимер Шәймиев 2020 елда «Возрождение» Фонды программаларын үстерүгә һәм гамәлгә ашыруга, шул исәптән Казан Изге Ана иконасы Соборын торгызу проекты һәм «Адымнар» полилингваль белем бирү комплексларын булдыруга керткән өлеше өчен җитәкче-иганәчеләргә бүләкләр тапшырды.

«Возрождение» Республика Фонды Рәхмәт хатларын һәм иганәчеләр Китабының11нче томын ТР Премьер-министры Алексей Песошин, Алабуга муниципаль районы башлыгы Рөстәм Нуриев, В. Д. Шашин исемендәге ПАО «Татнефть» генераль директоры Наил Маганов, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин һәм башка җитәкчеләр алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев