Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Өлкәннәр декадасы: ретро-концерт, бушлай кино һәм караоке

Өлкәннәр декадасы көннәрендә Алабугада төрле чаралар узачак.

30 сентябрь 14.00 сәгатьтә — шәһәр Мәдәният сараенда «Якты көзнең бәхетле мизгелләре» ретро-концерты була.

1 октябрь 17.00 сәгатьтә — «Александр бакчасы» паркында Владимир Бессмертных җитәкчелегендә «Союз» ВИА ретро-кичәсе узачак.

3 октябрь 10.00 сәгатьтә — шәһәр Мәдәният сараеның мәрмәр залында — вакансияләр ярминкәсе (55+), медицина консультацияләре көне.

4 октябрь 12.00 сәгатьтә — балалар иҗат үзәге базасында (Тынычлык проспекты, 39) «Бәхет өчен бүләк ителгән көн» бәйрәм очрашуы оештырыла. 

5 октябрь 14.00 сәгатьтә — «Бердәм Россия» спорт комплексында өлкән яшьтәге кешеләр арасында өстәл теннисы буенча ярыш.

1 октябрьдән 10 октябрьгә кадәр 15.00 сәгатьтә — «Иллюзион» кинотеатрында өлкәннәр өчен бушлай фильмнар күрсәтелә.

6 октябрь 11.00 сәгатьтә — «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «Актив тормыш» темасына түгәрәк өстәл.

6 октябрь 15.00 сәгатьтә — эстетик тәрбия Үзәгендә (Мәрҗани ур., 26а) караоке кичәсе.

7 октябрь 10.00 сәгатьтә — «Гуляй» паркында скандинавия йөреше буенча ярышлар.

7 октябрь 17.00 сәгатьтә — шәһәр Мәдәният сараеның мәрмәр залында «Ритм-блюз» һәвәскәр берләшмәсе концерт программасы.

10 октябрь 10.00 сәгатьтә — җиңел атлетика манежында ГТО нормативларын үтәү элементлары булган спорт эстафетасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев