Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

«Орфей» безнеке: алабугалылар — халыкара бәйге җиңүчеләре

Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте студентлары һәм укытучылары «Орфей-2020» бәйгесеннән җиңү белән кайттылар. СССРның халык артисты Мөслим Магомаев исемендәге фестиваль-конкурс Грозный шәһәрендә узды.

Бәйге өченче генә тапкыр уздырылса да, ул инде музыка сәнгате корифейларының игътибарын яулаган. Алабугалылар анда өченче ел рәттән катнаша.
— Бу конкурста беренче тапкыр Илдар Габдрахманов белән катнаштык. Ул вакытта мин чараның яхшы оештырылуына игътибар иттем. Россиядә нинди матур тавышлы кешеләр барлыгын белдек. Узган ел Алабугадан Альмир Садриев катнашты, ул дипломант булды. Ә быел без инде ун гариза җибәрдек. Алар арасыннан икенче турга дүрт катнашучы сайланды: Илнур Габдрахманов, Галия Пшембаева, Элина, Хафизова һәм Альмир Садриев. Бу юлы алар тагын да яхшырак әзерләнеп, күтәренке кәеф һәм җиңү яулап кайту нияте белән бардылар, — ди Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте җитәкчесе Әлфирә Әкбәрова.
Аның сүзләренә караганда, Мөслим Магомаев репертуарындагы җырларны башкару һәм Кавказ төбәгенең гаҗәеп тавышлы кешеләре белән көч сынашу җиңел түгел, әмма шуңа да карамастан, Алабуга егет-кызлары үзләрен һәм республиканы лаеклы күрсәтә алганнар. Алар өч I дәрәҗә һәм бер II дәрәҗә дипломнарга лаек булганнар.
— Бәйге зур масштабта узды. Башка катнашучыларны карау, тәҗрибә туплау кызык булды. Конкурс барышында «түгәрәк өстәл» үтте, анда жюри әгъзалары безнең номерларга карата үз фикерләрен әйтте. Аларның сүзләренә караганда, Татарстанның потенциалы бик яхшы. Мөслим Магомаев җырларын күңел аша үткәрергә кирәк. Жюри әгъзалары моны шунда ук күрә һәм аны үз бәяләрен куйганда билгеләп үтә, — дип үз хис-тойгылары белән уртаклашты 4нче курс студенты Элина Хафизова.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, "Орфей-2020"дә Алабуга егет-кызларын Мәскәү жюри әгъзалары бәяләгән. Алар опера театры һәм филармония солистлары белән бертигез чыгыш ясаган.
Киләсе елда лауреат булыр өчен, алар конкурска хәзердән үк әзерләнә башларга ниятлиләр.
— Өч ел эчендә конкурсның дәрәҗәсе күпкә артты. Хәзер аңа чын профессионаллар килә. Аларның тәҗрибәсе зур, тавышлары көчле, шуңа күрә мондый катнашучылар белән ярышуы авыррак, әлбәттә. Киләсе елда да "Орфей"га эләгәсе килә, − дип үз фикерләре белән уртаклашты Илнур Габдрахманов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев