Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Путин өчен Алабугада 83 проценттан артык тавыш биргәннәр

Владимир Путин өчен РФ президенты сайлауларында Алабугада гражданнарның 83,97%, ә авыл җирлегендә – 95,09% тавыш биргән.

Тавыш җыю нәтиҗәләре буенча Павел Грудинин икенче урында 9,59 % (шәһәр), 2,76 % (авыл җирлеге).  Россия Призидентын сайлауларына Алабугада халыкның – 80.91 проценты, авыл җирлегендә 95.28 пролценты килгән. Бозулар күзәтелмәде.

Шәһәр һәм район авылларында 62 сайлау участогы эшләде. Барлыгы 61 меңнән артык сайлаучы теркәлгән, аларның 500е беренче тапкыр тавыш биргән. 55 миллионнан артык россиялеләр, Үзәк сайлау комиссиясе эшкәртүе нәтиҗәсе буенча, дәүләтнең гамәлдәге башлыгы Владимир Путин өчен тавыш бирде. ТАСС хәбәр иткәнчә, узып киткән президент сайлауларында Россия лидеры алган нәтиҗәләр, аның өчен рекордлы булган. 2000 елда Владимир Путин өчен 39,74 миллион кеше үз тавышларын биргән, 2004 елда – 49,563 миллионнан артык сайлаучы, 2012 елда – 45,602 миллион россияле. 2018 елда ул  президент сайлауларында дүртенче тапкыр катнашты.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев