Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Рамазан ае узып та китте

Бер ай буена Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы өчен дип ураза тотканнан соң, мөселманнар өчен иң зур бәйрәмнәрнең берсе – Ураза бәйрәме җитте, быел ул 15 нче июньгә туры килде.

Алабуга районы буенча гает намазына 1700, ә аерым әйткәндә Җәмигъ мәчетенә 700 ләп мөселман җыелган иде.

Бәйрәмнең кунаклары Алабуга мунициапль районы башлыгы Геннадий Емельянов, Алабуга райбашкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Ринат Хәйруллин.

Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов мәчеткә бәйрәм намазына җыелган кунакларны, шәһәрдәшләребезне Ураза гаете белән котлады.

Рамазан аенда изге гамәләр кылырга тырыштык, әмма бу ай тәмамланды дип туктарга түгел, ә изге гамәлләребезне кылуны дәвам итәргә тиешбез. Аллаһы Тәгалә безнең укытучыбыз, ул безгә шушы дөньяда туры юлны табарга ярдәм итә. Бар нәрсәне Аллаһы Тәгаләдән генә сорарга кирәк, барысын да җибәрә, ә инде биргәненә шөкер итсәк, ул аны тагын да арттыра. Кеше белән Аллах арасында булган элемтәне өзмик. Ул кешеләр белән дә мөнәсәбәтне төзи. Аллаһ кушканча яшәргә тырышыйк.

Ураза бәйрәме белән ихластан котлыйм. Сезгә саулык-сәламәтлек, бәхетле тормыш, тынычлык телим. Ураза бәйрәме мөбәрәк булсын, – диде Ринат Хәйруллин.

Уразаны тота алмыйм, сәламәтлегем бирми. Мөселман кардәшләрне Ураза гаете белән котлыйм. Менә Рамазан ае узып та китте. Барчагызга исәнлек-саулык, иминлек бирсен. Ураза тотканнарга тоткан уразалары, укыган сүрәләрне, бөтен изге теләкләрне Аллаһы Тәгалә кабул кылсын. Тагын да шулай Аллаһ йортларына йөреп, яшәргә насыйп итсен, – дип алабугалы Миннәхмәт Гәбделһәй улы шәһәрдәшләргә иң изге теләкләрен юллады.

Чәй өстәле артында район башлыгы бәйрәм белән котлады, биредә аңа сорау белән дә мөрәҗәгать иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X