Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Рөстәм Нуриев Алабуга урамнарын кардан чистартуны тизләтергә кушты

Алабугада гыйнвар башыннан бирле 60 сантиметрдан артык кар яуды.

Яңа 2021 ел башы карга бай булды — ике айлык кар нормасы яуды. Бүгенге көндә коммунальчылар кар чистарталар, якын арада аны чыгару да башланачак. 

Кичә шәһәр киңәшмәсендә район башлыгы Рөстәм Нуриев билгеләп үткәнчә, урамнарны технологик яктан чистарту өчен өстәмә техника сатып алырга кирәк. «Без сатып алган 10 берәмлек кенә җитәрлек түгел», — диде район башлыгы.

Элек без шәһәр урамнарын кардан 19 берәмлек техника чистартачак, дип язган идек. Район җитәкчелеге шулай ук өстенлекле якларны билгеләргә һәм беренче чиратта тротуарларны кардан арындырырга кирәклеген ассызыклады, алар төзелешенә шактый акча сарыф ителә, ә кешеләр тар сукмаклардан йөри. 
Район башлыгы шәһәрнең аскы өлешен, нәкъ менә Казан, Горький, Тукай урамнарын кардан чистартырга кушты.

Моннан тыш, коммуналь хезмәткәрләр автомобильчеләрне кар чистартуга аңлап карауларын һәм үз автомобильләрен вакытында алып кую өчен, урам һәм ишегалларын чистарту эш графигын күзәтеп баруларын сорый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев