Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Рөстәм Нуриев үзәкләштерелгән китапханәләр системасына сертификат тапшырды

Сертификат 65 томлы зур Совет энциклопедиясе алу өчен бирелде.

Бүген шәһәр планеркасы бүләк тапшырудан башланды.

Алабуга муниципаль районы башлыгы Рөстәм Нуриев үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Юлия Нәҗиповага 65 томлы зур Совет энциклопедиясе алу өчен сертификат тапшырды. Энциклопедияне Алабуга районы Советы депутаты Рөстәм Шиһапов бүләк итә. 

«Бу бүләк бик зур әһәмияткә ия. Әлеге энциклопедиядә — безнең тарих, моның кадерен белергә кирәк», — диде район башлыгы һәм Рөстәм Зыяфовичка рәхмәт белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев