Алабуга нуры

Татарстанда 39 градуска кадәр салкыннар көтелә 

Аеруча 23 һәм 24 февральдә салкын булачак.

Сишәмбе һәм чәршәмбе, 23-24 февральдә, төнлә термометрның терекөмеш баганасы −30..-35, ә кайбер урыннарда −39 градуска кадәр түбәнәячәк. Көндез −23..-28 градус булачак.

Төньяктан искән җилнең урыны белән секундына 10-15 метрга кадәр көчәюе нәтиҗәсендә суыкта өшү куркынычы артачак.

Метеорологларның мәгълүматлары буенча, республикада аномаль салкыннар пәнҗешәмбе, 25 февральгә кадәр дәвам итәчәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: