Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Татарстанда атна башында салкыннар һәм яңгыр көтелә

Һаваның тәүлеклек уртача температурасы нормадан 3-4 градуска түбәнрәк булачак

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлавынча, яңа атна башында Татарстанда салкынча һава торышы көтелә, һаваның тәүлеклек уртача температурасы нормадан 3-4 градуска түбәнрәк булачак, урыны белән яңгыр явачак, дип яза Татар-информ.

Дүшәмбе көнне алмашынучан болытлы һава торышы булачак, көндез явым-төшем көтелми. Төнлә һава температурасы 2-7 градуска кадәр түбәнәячәк, төнлә кайбер урыннарда кырау төшәргә мөмкин. Көндез һава +13..+18 градуска кадәр җылыначак.

Сишәмбе, 6 сентябрьдә, көндез бераз яңгыр явуы көтелә. Төнлә һава температурасы +2..+7, көндез +11..+16 градус тәшкил итәчәк. Төнге сәгатьләрдә туфракта шулай ук кырау күзәтелергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев