Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Татарстанда бер тәүлектә 92 кеше короновирус йоктырган

Алабугада соңгы көндә COVID-19 белән авыручылар теркәлмәгән.

Татарстанда соңгы тәүлектә короновирус йоктыруның 92 яңа очрагы ачыкланган. Яңа вирус йоктырган 10 кеше хастаханәгә озатылган, 82 кеше өйдә дәвалана. 
Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр — 6, 18дән 30 яшькә кадәр — 19 , 30дан 50 яшькә кадәр — 36, 50дән 60 яшькә кадәр — 10, 60тан 70 яшькә кадәр — 11, 70тән 80 яшькә кадәр — 6, 80нән 90 яшькә кадәр — 4 очрак ачыкланган.
Казанда — 62, Түбән Камада — 8, Чаллы һәм Саба районнарында — 4шәр, Биектау һәм Лаеш районында — 3шәр, Буа һәм Питрәчтә — 2шәр, Әгерҗе, Бөгелмә, Яшел Үзән һәм Норлат районнарында берешәр кеше йоктырган.
10 декабрьгә алынган мәгьлүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 11 229 очрагы теркәлгән. 
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 9824 кеше савыккан, узган тәүлектә — 87 кеше.
фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев