Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Татарстанда ел башыннан 15 кеше гөмбә белән агуланган

Шуларның өчесе — балалар.

ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе мәгълүматларына караганда, ел башыннан республикада гөмбә белән агулануның 13 очрагы булган. Агуланудан барлыгы 15 кеше зыян күргән, шуларның өчесе — балалар. Үлүчеләр юк. 

Роспотребнадзорда гөмбәләрнең ашказаны өчен авыр эшкәртелә торган ризык булуын искәртәләр. Гөмбә белән агулануның төп билгеләре: ашаганнан соң күңел болгану, косу, тәүлегенә 10-15 тапкыр эч китү, эч авырту, пульс зәгыйфьләнә, куллар һәм аяклар — салкын була. 

Агуланмас өчен берничә гади кагыйдәне үтәргә тырышыгыз: иң беренчесе — үзегез танымаган гөмбәләрне җыймагыз да, ашамагыз да. Картайган һәм кортлы гөмбәләрне, шулай ук машина юлы, тимер юл, заводлар, сәнәгать зоналары янында үскәннәрне җыймагыз. 

Бүлмә температурасында гөмбәләрне 3 сәгатьтән артык сакламагыз. Аларны пешерер алдыннан яхшылап юыгыз һәм чистартыгыз.

Һәм иң мөһиме: агулануның беренче билгеләре булу белән ашыгыч рәвештә медицина ярдәменә мөрәҗәгать итегез.

Фото: Татар-информ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев