Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Татарстанда кичә тагын 31 кеше коронавирус йоктырган

Алабугада коронавирус белән авыручылар теркәлмәгән.

Яңа вирус йоктырган 17 кеше хастаханәгә озатылган, 14 кеше өйдә дәвалана.

Казанда — 15, Чаллыда — 7, Бөгелмәдә — 5, Яшел Үзәндә — 2, Актаныш һәм Тукай районнарында берешәр кеше йоктырган.

4 июньгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 21 604 очрагы теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 18 661 кеше савыккан, узган тәүлектә — 29 кеше.

Спутник-V вакцинасы белән 385 106 кешегә прививка ясалган. Шулардан 270 193 кеше прививканың икенче дозасын ясаткан. 

Вакцинациягә 5 төрле ысул белән язылырга була:

1.    РФ бердәм дәүләт хезмәтләре порталы (ЕПГУ)
2.    Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы
3.    122 бердәм номерына шалтыратып
4.    КПҮкә (МФЦ) мөрәҗәгать итеп
5.    Хастаханәгә шалтыратып.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев