Алабуга нуры

Татарстанда короновирус йоктыруның 95 яңа очрагы ачыкланган

Алабугада 1 кеше COVID-19 йоктырган.

Татарстанда соңгы тәүлектә короновирус йоктыруның 95 яңа очрагы ачыкланган. Яңа вирус йоктырган 26 кеше хастаханәгә озатылган, 69 кеше өйдә дәвалана.

Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр — 7, 18дән 30 яшькә кадәр — 10, 30дан 50 яшькә кадәр — 28, 50дән 60 яшькә кадәр — 18, 60тан 70 яшькә кадәр — 18, 70тән 80 яшькә кадәр — 8, 80нән 90 яшькә кадәр — 6 очрак ачыкланган.

Казанда — 41, Яшел Үзәндә — 13, Чаллыда — 11, Түбән Камада — 5, Биектау һәм Спас районнарында — 3шәр, Бөгелмә, Чүпрәле, Кайбыч, Кукмара һәм Лаеш районнарында — 2шәр, Актаныш, Әлмәт, Арча, Балтач, Алабуга, Мөслим, Норлат, Питрәч һәм Саба районнарында берешәр кеше йоктырган.

18 гыйнварга алынган мәгьлүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 14 927 очрагы теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 11 3323 кеше савыккан, узган тәүлектә — 69 кеше.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: