Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Татарстанда короновирусның 76 яңа очрагы теркәлгән

Республикада пандемия башланганнан бирле 10 мең кеше короновирус йоктырган.

Татарстанда соңгы тәүлектә COVID-19 белән авыруның 76 яңа очрагы ачыкланган. Яңа вирус йоктырган 12 кеше хастаханәгә озатылган, 64 кеше өйдә дәвалана. 
Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр — 4, 18дән 30 яшькә кадәр — 5 , 30дан 50 яшькә кадәр — 36, 50дән 60 яшькә кадәр — 12, 60тан 70 яшькә кадәр — 11, 70тән 80 яшькә кадәр — 6, 80нән 90 яшькә кадәр 2 очрак ачыкланган.
Казанда — 48, Түбән Кама районында — 9, Чаллыда — 4, Кукмара районында — 3, Әлмәт, Биектау, Яшел Үзән, Саба районнарында икешәр, Бөгелмә, Югары Ослан, Лениногорск, Питрәч районнарында берешәр кеше йоктырган.
26 ноябрьгә алынган мәгьлүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 10 000 очрагы теркәлгән. 
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 8743кеше савыккан, узган тәүлектә — 69 кеше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев