Алабуга нуры

Татарстанда соңгы тәүлектә 47 кеше короновирус йоктырган 

28 октябрьгә Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 8282 очрагы теркәлгән.

COVID-19 йоктырган 7 кеше хастаханәгә озатылган, 40 кеше өйдә дәвалана. 
Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр — 1 кеше, 18дән 30 яшькә кадәр — 6 , 30дан 50 яшькә кадәр — 26, 50дән 60 яшькә кадәр — 6, 60тан 70 яшькә кадәр — 5, 70тән 80 яшькә кадәр — 3 очрак ачыкланган.
Казанда — 36, Норлатта — 3, Чаллы, Бөгелмә, Буа, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Кукмара, Лаеш һәм Питрәч районнарында берешәр кеше йоктырган.
28 октябрьгә алынган мәгьлүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 8282 очрагы теркәлгән. 
Эпидемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 7258 кеше савыккан, узган тәүлектә — 162 кеше.
фото: pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: