Алабуга нуры

Татарстанда соңгы тәүлектә 87 кеше короновирус йоктырган

Алабугада кичә Сovid-19 белән авыруның 1 очрагы теркәлгән.

Татарстанда соңгы тәүлектә короновирус йоктыруның 87 яңа очрагы ачыкланган. 

Яңа вирус йоктырган 31 кеше хастаханәгә озатылган, 56 кеше өйдә дәвалана. 

Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр — 2, 18дән 30 яшькә кадәр — 12, 30дан 50 яшькә кадәр — 21, 50дән 60 яшькә кадәр — 18, 60тан 70 яшькә кадәр — 23, 70тән 80 яшькә кадәр — 8, 80нән 90 яшькә кадәр — 3 очрак ачыкланган.

Казанда — 38, Чаллыда — 6, Яшел Үзән һәм Нурлатта — 5шәр, Актаныш, Бөгелмә, Биектау, Түбән Кама районнарында — 3шәр, Азнакай, Аксубай, Әлмәт, Арча, Югары Ослан, Лаеш, Тәтеш һәм Тукай районнарында — 2шәр, Алабуга, Зәй, Лениногорск, Мамадыш һәм Мөслим
районнарында берешәр кеше йоктырган.

31 гыйнварга алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 16 046 очрагы теркәлгән. 

Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 12 525 кеше савыккан, узган тәүлектә — 95 кеше.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: