Алабуга нуры

Татарстанда соңгы тәүлектә короновирус йоктыруның 44 яңа очрагы теркәлгән

Алабугада бу көннәрдә яңа вирус йоктыручылар юк.

2 ноябрьгә Татарстанда COVID-19 белән барлыгы 8506 кеше чирләгән.
Короновирус белән авыручы 10 кеше хастаханәгә озатылган, 34 кеше өйдә дәвалана. 
Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18дән 30 яшькә кадәр — 2 , 30дан 50 яшькә кадәр — 14, 50дән 60 яшькә кадәр — 9, 60тан 70 яшькә кадәр — 13, 70тән 80 яшькә кадәр — 5, 80нән 90 яшькә кадәр 1 очрак ачыкланган.
Казанда — 19, Түбән Камада — 5, Буа, Лаеш һәм Питрәч районнарында — өчешәр, Чаллы һәм Бөгелмә районнарында икешәр, Югары Ослан, Чүпрәле, Яшел Үзән, Кукмара, Балык Бистәсе, Тукай һәм Теләче районнарында берешәр кеше йоктырган.
2 ноябрьгә алынган мәгьлүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 8506 очрагы теркәлгән. 
Эпидемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 7570 кеше савыккан, узган тәүлектә — 38 кеше.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: