Татарстанда соңгы тәүлектә короновирус йоктыруның 60 яңа очрагы ачыкланган
Алабугада кичә Сovid-19 белән авыручылар теркәлмәгән.
Татарстанда соңгы тәүлектә короновирус йоктыруның 60 яңа очрагы ачыкланган.
Яңа вирус йоктырган 26 кеше хастаханәгә озатылган, 34 кеше өйдә дәвалана.
Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр — 1, 18дән 30 яшькә кадәр — 8, 30дан 50 яшькә кадәр — 17, 50дән 60 яшькә кадәр — 15, 60тан 70 яшькә кадәр — 15, 70тән 80 яшькә кадәр — 8, 80нән 90 яшькә кадәр — 4 очрак ачыкланган.
Казанда — 34, Чаллыда — 7, Нурлатта — 6, Түбән Камада — 5, Алексеевск районында — 2, Әлмәт, Арча, Югары Ослан, Мөслим, Тәтеш һәм Чистай районнарында берешәр кеше йоктырган.
18 февральгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 17 427 очрагы теркәлгән.
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 13 992 кеше савыккан, узган тәүлектә — 118 кеше.
Спутник-V вакцинасы 61 108 кешегә ясалган. Шулардан 10 208 кеше икенче дозаны алган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев