Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Татарстанда тагын 38 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Алабугада соңгы тәүлектә коронавирус белән авыручылар теркәлмәгән. 

Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе белән авыруның 38 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә.

13 кеше хастаханәләргә озатылган, 25 кеше өйдә дәвалана.
Казанда — 12, Чаллыда — 14, Бөгелмәдә — 4, Баулыда — 3, Лаешта — 2, Әлмәт, Югары Ослан һәм Түбән Кама районнарында берәр очрак ачыкланган.

29 апрельгә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 20 417 очрагы расланган.
Эпидемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 17 499 кеше савыккан, узган тәүлектә — 44 кеше.
Барлыгы 234 195 кеше вакцина ясаткан. Шуларның 157 081е вакцинаның икенче дозасын алган. 
Вакцинациягә язылуның 5 ысулы:
1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы
2. Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы,
3. Бердәм 122 номер,
4. МФЦга мөрәҗәгать итү,
5. Поликлиниканың контакт номерына шалтыратып.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X