Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Татарстанда узган ялларда 70 кеше коронавирус йоктырган 

Алабугада кичә 1 кеше COVID-19 белән авырган. 

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус йоктыруның 70 яңа очрагы ачыкланган. Яңа вирус йоктырган 29 кеше хастаханәгә озатылган, 41 кеше өйдә дәвалана.

Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр — 1, 18дән 30 яшькә кадәр — 4, 30дан 50 яшькә кадәр — 13, 50дән 60 яшькә кадәр — 14, 60тан 70 яшькә кадәр — 21, 70тән 80 яшькә кадәр — 12, 80нән 90 яшькә кадәр — 5 очрак ачыкланган.

Казанда — 27, Чаллыда — 13, Азнакай һәм Бөгелмәдә — 4шәр, Яшел Үзән һәм Нурлатта — 3шәр, Түбән Кама һәм Тәтеш районнарында — 2шәр, Аксубай, Алексеевск, Әлмәт, Әтнә, Баулы, Буа, Югары Ослан, Алабуга, Кукмара, Лениногорск, Тукай һәм Ютазы районнарында берешәр кеше йоктырган.

15 февральгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 17 237 очрагы теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 13 704 кеше савыккан, узган тәүлектә — 9 кеше.

Спутник-V вакцинасы белән 43 694 кешегә прививка ясалган. Шулардан 8 839 кеше вакцинаның икенче дозасын алган. 

Вакцинациягә 5 төрле ысул белән язылырга була:

1.    РФ бердәм дәүләт хезмәтләре порталы (ЕПГУ)
2.    Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы
3.    122 бердәм номер
4.    МФЦга мөрәҗәгать итеп
5.    Хастаханәгә телефон буенча шалтыратып.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев