Алабуга нуры

Төбәкләр милләтне үстерүгә өлеш кертә

Бүген Алабугада Татарстан Республикасының Көньяк-Көнчыгыш казыяте Аксакаллар Советының утырышы булды. Анда биш районнан – Әгерҗе, Актаныш, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә имам-мөхтәсибләр, Аксакаллар шурасы рәисләре, Алабуга үзәк район хастаханәсенең баш табибы Айрат Сафин, АМР Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад һәм проектлар буенча урынбасары Рем Закиров, Төньяк-Көнчыгыш казыяте казые Руслан хәзрәт Мортазин, Алабуганың 2нче гимназия директоры Рамил Аиров, шәһәр-районыбызның имам-хатиблары, белгечләр катнашты. Утырышны районыбызның имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов алып барды.

Бу чараның ниятләре хакында соравыбызга җавап итеп, Татарстан Диния назәрәте каршындагы Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов:

– Бүген без Алабуга төбәгенә җыелдык. Максатыбыз бер генә: үз телебезне, милләтебезне, динебезне саклап калу стратегиясен эшләү һәм шушы төбәктә нинди эшләр башкарылырга, аларны кем эшләргә тиешлеген хәл итү, боларны Татарстанда оешкан стратегия буенча комиссиягә җиткерәчәкбез, – диде.

Ул аксакаллар исеменнән телебезне саклап калу өчен мәктәпләрдә дүрт телне  (татар, рус, инглиз һәм гарәп телләре) өйрәтүне тәкъдим итә. Татар мәктәпләре булдырып, балаларны 11нче сыйныфка кадәр укыту, бердәм дәүләт имтиханын бетерү яки аны укучылар Ана телендә бирерлек  мөмкинлек булдыру кирәк дип саный.

– Алабуга муниципаль районында яшәүчеләрнең 27 проценты татар. Бүген телне саклау һәм үстерү буенча комиссия эшләп килә. Бу комиссия кысаларында атнаның һәр дүшәмбесендә утырыш җыела, анда атналык эш планы төзелә. Шулай ук ай саен видеоконференция рәвешендә утырыш уздырыла, монда республика күләмендә эш алып барыла. Шушы программа нигезендә шәһәрдә урам, йорт исемнәре ике телдә язылган. Барлык хокукый-норматив документлар ике телдә тәрҗемә ителә, – диде чыгышында Рем Закиров.

Алабуга муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад һәм проектлар буенча урынбасары шулай ук Морт һәм Иске Юраш авлларындагы мәктәпләрдә туган телдә белем бирелүе, ә шәһәрдә татар телендә укыта торган “1нче татар гимназиясе – Милли белем бирү үзәге” эшләве турында сөйләде.

1нче гимназия шәһәрдәге 27нче “Миләшкәй” балалар бакчасы белән 2017 елда берләштерелде. Әлеге гомуми белем бирү муниципаль учреждениесендә, ике коллектив бер булып, балаларны бер яшьтән алып ана телендә сөйләшергә өйрәтү, белем алу, тәрбияләнү өчен шартлар тудырыла.

Күп милләтле районыбызда төрле чаралар үтә. Мәсәлән, Халыкара туган телләр көне, Нәүрүз бәйрәме, Этночыршы, татар елкасы, балалар өчен ял лагерьлары оештырыла, язучыларыбызның юбилейлары үткәрелә, һәм һәр чара да ике телдә алып барыла.

Утырыш эшендә әһәмиятле сораулар хәл ителде.

– Милләтне үстерү стратегиясен районнарда үстерергә, сакларга, стратегия юнәлеше буенча эшләргә, мәктәпләр аша бергәләп балалар арасында милли тәрбия алып барырга кирәк. Олы яшьтәге апа-абыйларыбызны  вафат булганнан соң яру буенча аңлату эшләре алып бару да мөһим мәсьәлә булып тора, – диде Алабуга районы имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов.

Эльвира ВӘЛИЕВА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: