Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

ТР Президенты Алабуга районы авыл җирлеге башлыкларына машина ачкычы тапшырды

Пандемия чорында, кешеләргә кичекмәстән ярдәм күрсәтү өчен, җирлекләрдә транспорт булу аеруча мөһим.

Бүген Татарстан Президенты еллык республика бәйгесендә муниципаль берләшмәләр арасында җиңү яулаган җирлек җитәкчеләренә 93 автомобиль һәм җиде микроавтобус ачкычы тапшырды. 

Бүләкләнүчеләр арасында Алабуга районының Илмәт һәм Костенеево авыл җирлекләре дә бар. 

Президент әйтүенчә, пандемия чорында, кешеләргә кичекмәстән ярдәм күрсәтү өчен, җирлекләрдә транспорт булу аеруча мөһим.

«Безнең максат — төбәгебез ил күләмендә лаеклы булсын иде. Сезнең системалы хезмәтегез, безнең бердәм эш ярдәмендә республика бүген алдынгы урыннарны ала. Монда сезнең өлеш бик зур. Шушы уңайдан файдаланып, бердәм эш өчен рәхмәт әйтәсем килә», — дип өстәде Президент, район башлыкларына мөрәҗәгать итеп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев