Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

ТР Рәисе «Алабугада җәйге кичләр» V Халыкара фестивален ачу тантанасында катнашты

Кичә Алабугада Борис Березовскийның «Алабугада җәйге кичләр» V Халыкара фестивале ачылды.

Кичә Алабугада Борис Березовскийның «Алабугада җәйге кичләр» V Халыкара фестивале ачылды. Тамашачылар фестиваль башланганчы ук җыела башлаган иде инде. Күпләр үзләре белән җыела торган урындыклар, пледлар алып, сәхнәдән ерак булмаган үләнгә урнашты.

Фестивальне ачу тантанасында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Фестивальне, әлбәттә, фестивальнең сәнгать җитәкчесе, музыкант Борис Березовский ачып җибәрде. 

Сәламләү сүзендә ул үзенең бу музыкаль вакыйганың бердәнбер авторы булмавын ассызыклады: «Фестиваль турында без Игорь Лерман белән бергә хыялландык. Без кечкенә генә фестиваль турында уйладык, ә ул әнә нинди зур вакыйга булып әверелде».

Фестивальнең һәр көне билгеле бер темага багышланачак. Беренчесе бөек рус композиторы Сергей Васильевич Рахманинов истәлегенә үтте. 

Тамашачылар алдында Борис Березовский, Евгений Князев, Влад Маленко, Айдар Сәлахов, Варвара Мягкова, Софья Иванова, Татарстан Республикасы дәүләт академия симфоник оркестры, Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт камера хоры, «Horizons» төркеме, «Фыняф» ансамбле чыгыш ясады.

Фестивальнең беренче көне лазер таамашасы белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев