Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

«Ватанга кирәк икән, димәк, без барабыз»: Алабугада мобилизацияләнүчеләрне озаттылар

25 октябрьдә безнең районның 11 кешесе Казанга китте, алар өйрәнүләр узып, махсус хәрби операция бурычларын үтиячәк.

Кичә иртәнге сәгать 6да хәрби комитет бинасы каршыннан, мобилизацияләнүчеләрне һәм үзләре теләп китүчеләрне «Прощание славянки» маршы астында тантана белән озаттылар. Якташлары белән хушлашуга алабугалылар плакатлар һәм әләмнәр белән килгәннәр иде.

25 октябрьдә безнең районның 11 кешесе Казанга китте, алар өйрәнүләр узып, махсус хәрби операция бурычларын үтиячәк. 

Аларны озатырга туганнары, дуслары, хезмәттәшләре килгән. Район башлыгы Рөстәм Нуриев, шәһәр-районның хәрби комиссары Николай Битюков, Ветераннар Советы вәкилләре хәрби хезмәткә китүчеләргә хәерле юл теләде. 

Рөстәм Нуриев билгеләп үткәнчә, без бер үк вакытта, якташларыбыз өчен борчылабыз да, алар белән горурланабыз да. Ул мобилизацияләнүчеләрнең җиңеп кайтуларын теләде һәм аларның гаиләләрен кайгыртуны муниципалитетның үз өстенә алуын ассызыклады. Район башлыгы кушуы буенча, шундый һәр гаиләгә куратор билгеләнгән, аның бурычы — гаиләне кайгырту, килеп чыккан кыенлыкларны чишәргә булышу. Бу эш башланган инде. 

− Бүгеннән сез хәрби туганлыкның бер өлеше булдыгыз. Ватан боерыгы белән, сез аны саклаучы булдыгыз. Сезгә рухи ныклык, үзара ярдәмләшү, түземлек телим. Ата-бабаларыбыз һәм бүгенге Россия геройларының лаеклы варислары булыгыз. Үзегезне саклагыз һәм сезне өйдә көткәннәрен онытмагыз, − дип мөрәҗәгать итте Николай Битюков.

Өйдә, чынлап та, аларның барысын дла көтеп калалар.

− Иң мөһиме — ирләребез исән-имин әйләнеп кайтсын. Безнең өчен борчылмасыннар — без, хатын-кызлар — көчле, бөтен авырлыкларны җиңәрбез. Ирләребез артында — ышанычлы тыл, − ди Александра, үзе теләп китүче Денис Кривилевның хатыны.

− Башкаларның китүен тыныч кына күзәтә алмыйм. Өйдә мине хупладылар, көрәшергә исәп, − ди Денис үзе. 

Алабуга политехника көллияте мөгаллиме Алексей Симоновны якыннары, хезмәттәшләре һәм студентлар зур бер гаилә булып озатты. 

− Без укытучыбыз һәм кураторыбыз Алексей Николаевичны озатырга килдек. Аның белән танышуыбызга елдан артык, ул безгә мәгълүмати технологияләр өйрәтә. Алексей Николаевич — яхшы күңелле кеше, ярдәмчел, безгә һәрчак булыша. Без аңа уңышлар телибез, кайтуын көтәчәкбез, − ди көллият студенты Хәбиб Хәбибуллин.

Алексей Симонов 2008 елда РФ Саклау министрлыгының 12нче баш идарәсендә хәрби хезмәт үткән булган, хәрби исәптәге белгечлеге буенча ул — пулеметчы. 

− Хезмәт күнекмәләрен хәтерлим, ир-атлар аны гомергә истә калдыра, − ди Алексей Николаевич һәм ышаныч белән өсти: − Ватанга кирәк икән, димәк, без барабыз.

Шундый ук ният белән үзе теләп Александр Каменев та китә. 

− Бары да яхшы булыр һәм без җиңеп кайтырбыз дип ышанам, − ди ул. 

Киткәндә мобилизацияләнүчеләргә сухпаек бирелде, ә урынга килеп җиткәч аларга обмундирование тапшырылачак. Ул мобилизацияләнүчеләр машинасы артыннан озатып барган транспортта җибәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев