Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

ВДВ көненә зур бүләк: МХО сугышчылары Алабуга десантчыларына имзалары куелган флаг җибәрде

Алабугада һава-десант гаскәрләре көнен билгеләп үттеләр.

Бүген — ВДВ — һава-десант гаскәрләре көне билгеләп үтелә. Алабугада бу көнгә багышланган чара Хәтер мемориалында үтте. Десантчылар монда җыелып, бер-берсе белән күреште, хезмәттәшләрен искә алды. 

Десантчыларны бәйрәм белән Алабуга хәрби комиссары Николай Битюков котлады. 

— Десант гаскәрләре һәрвакыт РФ Кораллы көчләренең мөһим өлеше булып саналды. Узган гасырның 30нчы елында оештырылган десант гаскәрләре Бөек Ватан сугышында Җиңүгә бәяләп бетергесез өлеш кертте. Бүген дә десантчылар — батырлык һәм фидакарьлек үрнәге, куелган бурычны намус белән үтиләр. Хезмәтегез өчен сезгә зур рәхмәт, — диде Николай Битюков

Котлау чыгышларыннан соң, десантчылар Мәңгелек үтка чәчәкләр салды һәм хезмәттәшләрен бер минут тынлык белән искә алды.

Бәйрәмдә җыелучыларга хәзерге вакытта махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче десантчылардан килгән һәм аларның имзалары куелган флагны да күрсәттеләр. 

«Разведка» балалар-яшүсмерләр үзәге рәисе Ариф Саркаров сөйләвенчә, үзәктә тәрбияләнүчеләр һәм десантчылар өчен флагны 1232 полкта хезмәт итүче сугышчылар тапшырган. Анда безнең яклаучыларның имзалары тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев